Әгерҗенең медицина хезмәткәрләре – спартакиадада беренче

2017 елның 19 мае, җомга

Әгерҗенең ак халатлы шәфкать ияләре, Менделеевскида узган зона спартакиадасында Мамадыш, Теләче, Тукай, Менделеев районнарыннан хезмәттәшләрен төрле спорт төрләрендә җиңеп, беренче урын яуладылар.

Әгерҗедән барган утыз медицина хезмәткәре төрле ярышларда сынала. Бадминтонда Эдуард–Анжелика Овчинниковлар – беренче, волейбол, йөгерү, аркан тартуда ир-егетләр һәм хатын-кызлар командалары – икенче, шахматта Борис Стерхов һәм тенниста ир-егетләр өченче урын алдылар.

Май ахырында районыбызның ак халатлы шәфкать ияләре Казанда – республика спартакиадасында катнашалар. Аларның җиңү белән кайтуларын телибез.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International