Балаларны яклау көнендә Иж-Бубыйда уен мәйданчыгы ачылды

2017 елның 1 июне, пәнҗешәмбе

Бүген – Балаларны яклау көнендә Иж-Бубыйда иганәчеләр Нәдир Әхмәтҗанов һәм Искәндәр Җиһангәрәев ярдәме белән ясалган заманча җиһазландырылган уен мәйданчыгын ачу тантанасы булды.

Мәдәният йорты территориясенә ясалган әлеге мәйданчыкны ачарга иганәчеләр үзләре дә кайткан иде. Заманында Иж-Бубыйның атаклы сәүдәгәре булган Мөхәммәтҗан Әхмәтҗановның Мәскәүдә яшәүче оныгы Нәдир әфәндегә һәм Иж-Бубыйда туып-үскән, хәзер Казанда эшмәкәрлек белән шөгыльләнүче Искәндәр Рөстәм улына Иж-Бубый балаларын сөендергәннәре өчен район башкарма комитеты җитәкчесе Андрей Авдеев, авыл башлыгы Раиф Ваһапов олы рәхмәтләрен җиткерделәр.

–       Әлеге уен мәйданчыгында балалар тавышы тынып тормасын. Бу малай-кызларның гына түгел, аларның әти-әниләренең дә яраткан ял итү урыны булсын, – дигән теләкләрен җиткерделәр иганәчеләр.

Биредә балалар рәхәтләнеп атынгычларда атынды, “таудан“ шуды, “карусель“дә әйләнде, комлыкта уйнады. Мәйданчык балаларның шат тавышына күмелде.

Лилия РӘСУЛОВА.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International