Әгерҗелеләр рамазан аен ничек уздыра

2017 елның 21 июне, чәршәмбе

Изге Рамазан аеның өченче ункөнлегенә аяк бастык. Райондашларыбыз изге айны ничек уздыра? Әлеге сорау белән берничә кардәшебезгә мөрәҗәгать иттек.

Әлфия МУЛЛАХМӘТОВА, Үтәгән авылы:

–       Шушы көннәрдә мәчетебездә 60ка якын кардәшебез өчен ифтар мәҗлесе уздырдык. Изге ашны оештыруда муллабыз Рамис хәзрәт Муллахмәтов, абыстаебыз Шаһидә Мәндиева башлап йөрделәр. Ә менә матди ярдәмне элек мәчеттә гыйлем эстәгән кардәшләребез күрсәтте. Шулай ук мәчеткә кергән сәдака акчасы да файдаланылды.

Гөлүсә Муллахмәтова җитәкчелегендә авыл яшьләре табын әзерләүгә зур тырышлык куйдылар. Табында нинди генә сый-нигъмәтләр юк иде?! Чаллыда яшәүче игелекле авылдашларыбыз Роберт–Илгизә Миңнекәевлар төрле пироглар пешереп алып кайтканнар. Миләүшә–Илсур Муллахмәтовларның угыз төплекәйләре дә бик тәмле иде. Рәмзилә Габдрахманова зур чәк-чәк ясаган. Рәхмәт яусын аларга.  

Мәҗлесебезнең кунагы әле күптән түгел генә сайланып куелган имам-мөхтәсиб Габделкәрим хәзрәт Гыйззәтуллин булды. Ул бик үтемле итеп вәгазь сөйләде. Ахшам, ястү намазларын бергәләп уку күңелебезгә яктылык өстәде.

Гомумән алганда, кардәшләремнең күпчелеге изге айны Коръән укып, күп итеп догалар кылып уздыра. Җомга көннәрендә ир-атлар да, хатын-кызлар да мәчетебезгә йөри. Менә шулай көн артыннан көн узганын сизмибез дә.  

Светлана ШӘЕХОВА, Кырынды авылы:

–       Мин 53 яшемдә эштән киттем. Шуннан бирле – дин юлында, шөкер. Аллаһының барлыгына бөтен күңелем белән ышанып, ул кушканнарны үтәп, тыйганнардан тыелып яшәргә тырышам. Биш вакыт намазымны калдырмыйм, ел саен ураза тотам. Әлеге фараз гамәлләрне үтәмәсәм, җаныма нидер җитмәгән кебек тоела.

Быел ураза көннең иң озын вакытына туры килгәч, башта куркып калган идем. Беренче көннәрне, чыннан да, бераз авыр булды. Әмма хәзер бернинди кыенлыгын да тоймыйм. Тәүлегенә сәгать ярым гына йокларга туры килә. Көндез ятып карыйм, әмма йоклыйсы килми. Өйдә вак-төяк эш тә бетеп тормый. Менә шулай эш-мәшәкать белән көз узганын сизмим дә.

Намаз вакытларында бик озаклап дога кылырга тырышам. Дога укыганда әти-әниләремне, туганнарымны, якыннарымны, танышларымны – барысын да исемнәре белән атап искә алам. Урыннары җәннәттә булсын дип дога кылам. Һәр таңны сөенеп каршы алам, көнемне шөкер итеп тәмамлыйм.   

Мәрзия К., Әгерҗе:

–       Минем бер елны да ураза тотмый калганым юк. Тик ураза вакытында да еш кына юлда булырга, авылга “попутка“да туганнарыма кайтырга туры килә. Рамазан аенда күп кенә шоферлар акча алмыйлар, “сәдака булсын“ дип үземә калдыралар. Мин соңыннан аларга озаклап дога кылам.

Әгерҗедә тәравих намазларына, ифтар мәҗлесләренә таксига утырып барырга туры килгәндә дә кайбер шоферлар акча бөтенләй алмый, кайсысы ташлама ясый. Мондый игелек ияләре арасында таҗик милләтеннән булган таксистлар бар. Сүз уңаеннан: базарда сәүдә итүче таҗиклар да Рамазан аенда җимешләрен арзанрак бәядән бирәләр. Таҗиклар арасында ураза тотучылары да бик күп.

Менә шулай, Рамазан аенда һәркем игелек эшләп калырга тырыша. Һәм бу бик тә күркәм: әлеге айда кылган игелекнең савабы бермә-бер артык бит.          

Ххх

Рамазан аеның соңгы көне – 24 июньдә, 25е көнне – Ураза гаете. Гаеткә кадәр фитыр сәдакасын тапшырырга кирәк. Аны мескеннәргә, фәкыйрьләргә, акчасыз калган юлчыларга, укырга теләп тә мөмкинлеге булмаган шәкертләргә, яңа гына ислам диненә килүчеләргә, зәкят өләшү белән  шөгыльләнүче оешмаларга бирергә мөмкин. Бу сәдаканы әти-әнисе – баласына, оныгына яки, киресенчә, балалары аларга бирә алмый. Быел фитыр сәдакасының күләме – кеше башыннан йөз сум. 

Дания АБЗАЛИЕВА сораштырды. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International