Исәнбай укучылары иртәнге сәгать дүрттә совет солдаты мемориалына чәчәкләр салдылар

2017 елның 22 июне, пәнҗешәмбе

Бүген, 22 июнь – Хәтер һәм кайгы көнендә, Исәнбай урта мәктәбе укучылары иртәнге сәгать дүрттә совет солдаты мемориалына чәчәкләр салдылар.

–        Нәкъ менә таң беленгәндә сугыш башланган дигән җанөшеткеч хәбәр килеп ирешә. Туган авылыбыздан сугышның беренче көннәрендә 75 ир-егет фронтка алына. Барлыгы 350дән артык авылдашыбыз ил азатлыгы өчен көрәшә, аларның 200енә туган якларга кайту насыйп булмый. Ул – сезнең бабаларыгыз, балалар. Безнең аларны онытырга хакыбыз юк, – диде тарих укытучысы Гүзәл Зәйнуллина.

Укучылар яу кырында башларын салган авылдашларын бер минут тынлык белән искә алдылар.

…Егерме ике. Июнь. Кырык бердә..

Җиргә афәт килде ул көнне.

Тарих каһәрләгән шушы көнне

Мөмкинме соң оныту, мөмкинме?!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International