Тирсәдә яшәүче Ксамитовларның бакчасы җәннәткә тиң

2017 елның 10 августы, пәнҗешәмбе

Аның исеме дә купшы чәчәк, җәннәт бакчасы дигәнне аңлата. Бәлки шуңадыр да чәчәкләргә гашыйктыр ул. Әнә бит, хуҗалыкларына аяк басуга ук үзеңне, чын мәгънәсендә, җәннәт бакчасына, гөлләр иленә эләккәндәй хис итәсең.

Тирсәдә яшәүче Роза КСАМИТОВАны авылдашлары күптәннән уңган бакчачы дип мактыйлар иде. “Кешенең кыяры ике яфракта утырганда алар кыяр ашый, безнең помидорлар чәчәк атканда аларныкы кып-кызыл булып пешә“, дигән сүзләрне күршеләреннән дә ишеткән булды. Ә менә үз күзләребез белән барып күргәч, биредә эшчән кырмыскалардай тырыш, быелгы яңгырлы елда да бакчаларында бер генә чүпкә дә үсәргә ирек бирмәүче, бөтен җирләрендә тәртип булдыручы хуҗаларга сокланып кайттык.

Роза апа Пеләмеш кызы булса да, чатнатып татарча сөйләшә. “Кырык елдан артык Тирсәдә татарлар арасында яшәп ничек бу телне белмәскә мөмкин“, ди ул. Башкортостаннан булган җәмәгате Михаил дәдәй дә татарча яхшы белә. “Хатыным чәкчәк тә ясый, бәлеш тә пешерә“, ди ул татарның милли ашларына да гаиләдә зур игътибар бирелүенә ишарәләп. Өч балага гомер бүләк иткәннәр алар. Кызлары Алена – гаиләсе белән Ижауда, Алексейлары Чаллыда яши. 31 яшьлек урын өстендә ятучы авыру төпчекләре Алевтинаны әти-әни гомер буе яшь сабыйны тәрбияләгәндәй карый. 37 ел инде каенана белән дә яши Роза апа.

–       Мин бары бакчада күңелемә юаныч һәм тынычлык табам, – ди ул. – Өйдә иртәнге эшләрне тәмамлагач, бакчама чыгып китәм дә, дөньяларымны онытып рәхәтләнеп эшлим, чәчәкләр белән сөйләшәм.

Рәт-рәт булып утыручы дәлия, агератум, бархатцы, пион, роза, дельфиниум, лилия, флокс һәм башка чәчәкләр бер-бер артлы чәчәк атып күзне иркәлиләр, бакчага ямь өстиләр. Михаил дәдәй узган ел гына ясап куйган бик җыйнак та, уңайлы да беседканы чүлмәкләрдәге матур гөлләмәне хәтерләтүче төрле төстәге петунияләр бизи. Әнә шул чәчәк дөньясында балалары белән бергә рәхәтләнеп чәй эчәргә, гөрләшеп утырырга ярата Ксамитовлар.

Белгечлеге буенча агроном булган Роза апа яшелчәләр үстерүгә аеруча зур игътибар бирә. Кыяр белән помидор өчен махсус ике теплица алганнар.

–       Бу ике яшелчәне бер теплицада үстерергә ярамый. Ике ел рәттән бер үк теплицага кыяр да утыртмыйбыз. Кыяр белән помидорны ел саен чиратлаштырабыз. Бу ысулны кыяр чиргә бирешмәсен өчен кулланабыз, – ди Роза апа.

–       Аннан соң помидорга дымлылык ул кадәр кирәкми. Аңа суны 3-4 көнгә бер тапкыр күп итеп сибү дә җитә. Әмма суны төбенә генә сибәргә кирәк, яфракларга тигезергә ярамый. Ә кыяр теплицасында һәрвакыт дымлылык сакланырга тиеш, – дип тә өсти тәҗрибәле бакчачы. 

Ксамитовлар күп еллар инде виноград үстерү белән дә шөгыльләнәләр. Безнең якларда киң таралган “Изабелла“ сортыннан Михаил дәдәй шәраб ясый икән. “Алешин“, “Рута“ сортлары да киләсе елга уңышлары белән сөендерер дип өметләнәләр. Виноградлары җәелеп үссен өчен махсус арка да ясаганнар.

–       Җәй башында виноградларның яфраклары тишкәләнә башлады. Бары тиресне ачытып сыеклап сипкәч кенә бу авырудан котылдык. Һәр яшелчә, һәр җимеш тәрбияләгәнне ярата шул. Әле алай гына түгел, аларга күңел җылыңны да бирергә кирәк. Ә мин аларны бик кадерләп, яратып үстерәм. Шуңа алар безне мул уңышлары белән дә сөендерәләр, – ди Роза апа.

Әнә, сабакларында кып-кызыл булып пешеп утыручы помидорлар да, төрле төстәге борычлар да, кыярлар да һәм башка төр яшелчәләр дә үзләренә генә түгел, балалары һәм туганнарына җитәрлек булып өлгергән.

–       Ел начар килде дисәк тә, тәрбияләп торгач, бакчабыз мул уңыш белән сөендерде, – ди Роза апа балкып. 

Миләүшә ЯГЪФӘРОВА.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International