Яңавыл балаларының җәйләре мавыктыргыч чараларга бай булган

2017 елның 16 августы, чәршәмбе

Җәйге каникулның соңгы ае да узып бара. Ә без аның үткәнен сизмәдек тә. Чөнки быелгы ялыбыз күңелле вакыйгаларга, маҗаралы хәлләргә бик бай булды.

Без – Яңавыл Мәдәният йорты каршында эшләүче «Шатлык» клуб берләшмәсенә йөрүчеләр, шәһәрдән кайткан малай-кызлар мәдәният хезмәткәрләре белән бергә «Туган җир сулышы–2017» бәйгесендә катнашырга уйладык. Бу бик кызык һәм мавыктыргыч бәйге булды. Без аны файдалы эш-гамәлләр белән тулыландырдык.

Яңавылга кергәндә матур гына бер буа бар һәм без анда эссе көннәрдә су коенабыз. Әмма бирегә ял итәргә генә килмибез. Шәһәр-авыллардан ял итәргә, балык каптырырга килүчеләр яр буйларында чүпләр калдыралар, тирә-юньне пычраталар. Без шул чүпләрне жыябыз. Ә быел кызыклы бәйрәм дә ясадык. Папуаслар булып киенеп таш бәгырьле кешеләргә мәрхәмәтлелек сыйфатлары бирүен сорап Ходайга ялвардык. Ә инде "әшәкеләрне" тозакка төшерәчәгебезне белдердек. Читтән карап торучы балыкчыларга, ял итүчеләргә бу күренеш бик кызык һәм сәер тоелгандыр. Ә ул безнең өчен иң күңелле көннәребезнең берсе булды.

Һәр чишмәнең үз тарихы, үз моңы, үз агышы, үз юлы бар, диләр. Яңа Бәзәкәдәге Изгеләр чишмәсе дә – әби-бабаларыбыздан калган изге урын ул. Без янәдән табигатькә сәяхәткә чыгып киттек. Бу юлы эшебезне чишмә тирәсен тәртипкә китерүдән башладык. Аннан соң күңелле уеннар оештырдык, чишмәнең көмеш суыннан авыз иттек.

Авылыбыздагы тагын бер изге урын – зиратны чистартуда да үзебездән өлеш кертә алуыбызга сөенәбез. Авылыбыз аксакалы Хаҗимөхәммәт бабай безгә эшләгән яхшылыкларыбыз өчен рәхмәт әйтте, зират яныннан узганда һәрвакыт дога укырга кирәклеген аңлатты.

Без һәр көнгә бер матур план корырга һәм аны тормышка ашырырга гадәтләндек. Әби-бабайлар элек-электән дару үләннәре белән дәваланганнар. Без дә дару үләннәре жыйдык, аларны ничек кулланырга кирәклеген өйрәндек.

Тагын кызыклы һәм үзенчәлекле көн ул файдалы казылмалар белән танышу булды. Без җирнең нинди катламнардан торганын өйрәндек. Ком, балчык, ташларны нәрсә өчен кулланганнарын белдек.

«Шатлык» клуб берләшмәсе житәкчесе Рәзинә апа Османова, әнә шулай, малай-кызларга һәрвакыт кызыклы тәкъдимнәре белән  ярдәм итте. Аларны тормышка ашырырга Мәдәният йорты сәнгатъ житәкчесе Рәсимә апа Галиева һәм китапханәче Гөлнара апа Әхмәдиева да булыштылар. Ялларыбызны күңелле һәм мавыктыргыч итеп уздырганнары өчен бу апаларга бик зур рәхмәт.

Рифат ӘХМӘДИЕВ.

Яңавыл. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International