Тәбәрледән Азиевлар арпа уңышын җыя

2017 елның 25 августы, җомга

“Быел икмәк мул да, коры да. Ходай тагын көннәрен биреп, булганын җыеп алалсак, кышка тыныч күңел белән керергә була”, – ди Тәбәрле фермеры Алнур АЗИЕВ.  

Бу көннәрдә, чын мәгънәсендә, кызу эш өсте Азиевлар өчен. Көннәр аяз, эссе торганда 60 гектардан артык мәйданнан бөртеклеләрне югалтуларсыз җыеп алырга кирәк.

–       Иң беренче арпа басуына чыктык. Уңышы яхшы. Аннан солы, бодай басулары көтә, – ди Алнур әфәнде.

Игеннәрне урып-җыюда төп ярдәмчесе – күрше Сокман авылы егете Рамис Галиев. Егерме елга якын комбайнда эшләү тәҗрибәсе булган ир-егет иген басуларын 30 “яшьлек” “Нива”да иңли бүген.    

–       Авылдашым Ришат Ситдыйковның комбайны бу. Шуның белән Алнур абыйның басуларында дүртенче уракка төштем инде, – ди ул, маңгаеннан шыбырдап аккан тирне сөртеп.

–       Урак өсте – бер генә. Шуңа кызуга игътибар итмәскә тырышам. Яңгыры гына яумасын. Шундый яхшы булып уңган ашлыкны әрәм итүгә юл куярга ярамый, – дип дәвам итә чын җир улларына хас борчылу белән.

–         

–       Комбайнчы булып тугандыр Рамис. Аның осталыгына торган саен соклануым арта. Комбайнның һәр шөребенә кадәр белә бит ул. Шуңа озаклап ватылып та торганы юк. Ашыгып та эшләми, эше дә гөрләп бара,  – дип мактап туялмый аның үзен фермер.

Көненә уртача 12-14 бункер ашлык суктыра Рамис. Ә гәрәбәдәй алтын бөртекләрне Алнур үз тракторында авылга – складка ташып тора. 

–       Анда алып кайткан ашлыкны сеңлемнең ире Вилдан Вәлиев белән Мукшурдан дустым Рафил Шәехов урнаштырып баралар. Ашлык коры, чүпсез булгач, чистартасы да, киптерәсе дә юк, – дип шөкер итә фермер.

–       Башка көннәрне абыем Бәгъзәнур Хәтбуллин белән баҗам Владик Шәйдуллин да басуга булышырга киләләр. Бәгъзәнур абый салам кыса, Владик ташып тора, – дип дәвам итә.

Менә шулай туганнар, дус-кардәшләр белән дә үзара ярдәм итешеп, киңәшләшеп эшли беләләр биредә.

–       Язын бервакыт уҗымнарыбыз саргаеп, туфррак катып киткән иде. Шунда ук Ришат Ситдыйковка мөрәҗәгать иттем. Хәзер газ хезмәтендә эшләсә дә, белгечелеге буенча агроном булгач, бу яклап аның белеме көчле. Ришат киңәшен тоткач, уҗымнар яхшы гына күтәрелеп китте, – ди ул. 

Әйе, “киңәшле эш таркалмас” дип белеп әйткәннәр шул әби-бабайларыбыз. Бердәм булгач, эшләве дә рәхәт, проблемалар да  җиңелрәк чишелә.  

–       Алнур абый эшләгән кешенең кадерен белә ул. Алдагы елларда да бик килешеп эшләдек аның белән. Миңа эшләгәнем өчен бик күп ашлык бирде. Авыл җирендә яшәп маллар тоткач, ансыз булмый. Ул да канәгать кала, мин дә, – ди Рамис.

Менә шулай уртак көч белән йөз баш малны кышлатырлык ашлык әзерләү белән мәшгуль бүген Азиевлар. Фермаларындагы 80-90лап баш мөгезле эре терлек тук та, көр дә булсын өчен кимендә йөз тонна ашлык кирәк, ди фермер. Ел белән ел бер килми, шуңа бераз запас булганда да зыян итми дип тә өсти.  

–       Җитәрлек күләмдә печән дә әзерли алдык, сенаж да салдык. Әнә, люцерна икенче кат җитеште инде. Анысын көн саен берәр арба тураклап сыерларга алып кайтабыз. Яңгырлары белән бераз куркытса да, коры көннәрен дә бирде Ходай, – дип дәвам итә, сөенеп.

–       Көннәр шушылай торса, бер атна эчендә уракны бетерергә исәп, – дип, комбайннан ашлык бушатырга ашыга ул. Иртәнге сәгать өчтән аягөсте булган тынгысыз авыл улына исәнлек-саулык теләп, без дә кайтыр юлга кузгалабыз...  

Дания АБЗАЛИЕВА.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International