Икътисадый сәясәт, сәнәгать, инновацион үсеш һәм эшкуарлык комитеты мәйданчыгында Моношәһәрләрне тотрыклы үстерү буенча Экспертлар советының онлайн-утырышы барышында «моношәһәр.РФ» коммерциячел булмаган оешмасының төп үсеш институтлары, «КУЭ Корпорациясе» АҖ һәм сәнәгатьне үстерү фонды АҖ җитәкчеләре, шулай ук моношәһәрләр башлыклары, регионнар вәкилләре, эшкуарлар ярдәм чаралары алучылар хисап белән чыгыш ясадылар.
Дәүләт Думасы беренче укылышта РФ Хезмәт кодексына дәүләт һәм муниципаль учреждениеләр хезмәткәрләренә хезмәт өчен түләүнең тармак системаларына таләпләрне билгеләү өлешендә төзәтмәләр кабул итте.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында 8-800-444-16-70 бердәм кайнар линия телефоны эшләвен дәвам итә. Ул эшли башлаганнан бирле(бу елның апрель аенда) Министрлык белгечләре 432 шалтыратуга җавап бирделәр. Мөрәҗәгать итүчеләрнең күбесен (43%) авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренә һәм фермерларга дәүләт ярдәме чаралары кызыксындыра. Шулай ук торак мәсьәләләре, авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә эшкә урнашу мөмкинлекләре һәм агросәнәгать тармагы турында төрле характердагы белешмә мәгълүмат актуаль булып чыкты.
Сәламәтлекләре буенча үз-үзләрен мөстәкыйль карый һәм көнкүреш алып бара алмаган гражданнарга, кагыйдә буларак, кем дә булса ярдәм итә. Карауны гамәлгә ашыручы эшкә сәләтсез гражданнар компенсация яки айлык түләү алу хокукына ия.
Пенсия фонды Zoom форматта кадрлар хезмәтләре белән чираттагы очрашу уздырды. Электрон хезмәт кенәгәләренә күчү, шулай ук пенсия билгеләү өчен документлар электрон рәвешләрен бирү мәсьәләләре буенча 16 сентябрьдә Әгерҗе районында клиент хезмәте җитәкчесе урынбасары (бүлек хокукларында) Айрат Җиһангәрәев "ит комбинаты"ҖЧҖ кадрлар хезмәте җитәкчесе һәм белгечләре белән очрашты.
Әгерҗе районындагы Пенсия фондының клиент хезмәте Бүлекчәсе исегезгә төшерә: балаларга тиешле айлык һәм ай саен бирелә торган акча түләүне сорап моңа кадәр мөрәҗәгать итмәгән гаиләләрнең гариза язарга тагын ике атна вакытлары калып бара. Агымдагы елның 1 октябреннән соң гаризалар кабул ителмәячәк.
Дәүләт Думасы коллекторларның гаилә әгъзалары, туганнары, бурычлының күршеләре белән хезмәттәшлек итү мөмкинлеген чикләүче федераль закон проектын беренче укылышта кабул итте.
22 сентябрьдә Дәүләт Думасы беренче укылышта хатын-кызларны декрет аенда өстәмә белем бирү турындагы төзәтмәләрне кабул итте.
Әгерҗе районында клиентлар хезмәте (бүлек хокукларында) хәзер Татарстан ПФР контакт - үзәге операторларына 8-800-600-0357 номеры буенча шалтыратырга мөмкин, дип хәбәр итә.
Әгерҗе районында клиент хезмәте (бүлек хокукларында) 2020 елның 1 октябреннән пенсияләр һәм социаль түләүләр "Мир" түләү системасы картасына күчереләчәк, дип хәбәр итә.