ЯҢАЛЫКЛАР


30
апрель, 2020 ел
пәнҗешәмбе

Әгерҗе районында коронавирус йоктыруның сигез расланган очрагы бар иде. Соңгы тәүлектә саннар үзгәрешсез.

Гадиләштерелгән формада дача амнистиясе 2021 елның 1 мартына кадәр гамәлдә булуын дәвам итә, дип искәртте татарстанлыларга ведомство экспертлары һәм дачага хокукны ничек теркәү турында сөйләделәр.

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы хәбәр итүенчә, Татарстанда социаль икмәк пешерә торган предприятиеләрне субсидияләү лимиты арттырылган. Шундыйларга 1 сортлы ак ипи, «Сельский» һәм «Дарницкий» яисә билгеләнгән рецептура буенча пешерелә торган башка исемдәге ипиләр керә.

Кечкенә шәһәрләрләрдә һәм поселокларда яшәүчеләрнең ташламалы авыл ипотекасы ярдәмендә торак шартларын яхшыртырга мөмкинлек бирде. 193 татарстанлы быел үз торак шартларын яхшырттылар да инде.

Пенсия фондының Татарстан Республикасы буенча бүлеге 3 яшькә кадәрге балалары булган яки ана капиталына хокукы булган гаиләләргә 5 мең сум күләмендә өстәмә акчалата түләү башкара.

         Бөек Ватан сугышында  һәлак булганнар хөрмәтенә игълан ителгән “Хәтер бакчасы – тормыш бакчасы” акциясе кысаларында 28 нче апрель көнне Девәтернә участок урманчылыгы, авыл җирлеге, ФАП   коллективы, китапханәче, мәдәният йорты техник хезмәткәре катнашында   Девәтернә авылы ФАП территориясендә 75 төп юкә, миләш, чыршы, карагай, туя агачлары утыртылды.   

Татарстан Хөкүмәте «Татарстан Республикасында авыл хуҗалыгын үстерү һәм авыл хуҗалыгы продукциясе, чимал һәм азык-төлек базарларын җайга салу» республика дәүләт программасының гамәлдә булуын 2025 елга кадәр озайтты.

Россия Федерациясе авыл хуҗалыгы министры Дмитрий Патрушев социаль әһәмиятле авыл хуҗалыгы продукциясенә һәм азык-төлеккә бәйле вәзгыять мониторингы буенча Оператив штабының чираттагы утырышын үткәрде. Чарада Татарстан Республикасы Премьер министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров катнашты.

Коронавирус пандемиясе шартларында алдакчыларның хәйләләренә ничек эләкмәскә?


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International