Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь министрлыгы белән берлектә авыл хуҗалыгын үстерү өчен 2019 елга түбәндәге программаларны расладылар.
РФ Хөкүмәтенең 2010 елның 15 июлендәге 530 номерлы карары белән кулланучылар ихтыяҗларын канәгатьләндерү һәм азык – төлек базарында намуслы конкуренция өчен социаль әһәмияткә ия товарлар исемлеге билгеләнгән.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы коммерциячел булмаган бакчачылык һәм яшелчәчелек ширкәтләренә шуны хәбәр итә, җир асты суларын чыгару максатында байлыкларыннан файдалануга скважиналарны лицензияләү мәҗбүри процедура. Су чыгару скважинасына лицензия алу зарурлыгы гамәлдәге законнарда (“Җир асты байлыклары турында” Россия Федерациясе законы, 21.02.1992 № 2395-1) беркетелгән. Җир асты байлыкларыннан файдалану лицензия рәвешендәге махсус дәүләт рөхсәте белән рәсмиләштерелә, ә җир асты суларын чыгару максатында су җыю скважинасыннан файдалану җир асты байлыкларыннан файдалануга керә.
ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чаллы территориаль органы белгече Р. Д. Яппарова Тирсә, Сарсак-Омга, Кырынды, Красный Бор авыл җирлекләрендә урнашкан сәүдә нокталарының сатучылар һәм шәхси эшмәкәрләр белән очрашты.
25 апрель көнне 13.30 да «Татарстан 24» телеканалында Туры Эфирда Росреестрның Татарстан Республикасы буенча идарәсе вәкиле катнашында «Торак-коммуналь Киңәшләр» программасы булачак. Дача сезоны алдыннан сүз бу атнада билгеле булганча, «дача амнистиясе» турында барачак, шулай да аны 2020 елның 1 мартына кадәр яңадан озайтырга планлаштыралар. Бу хакта Россия Федерациясе Хөкүмәте башлыгы Дмитрий Медведев Дәүләт Думасы депутатлары алдында чыгыш ясаганда белдерде.
Кайбер массакүләм мәгълүмат чараларында гражданнарның теплицаларын күчемсез милек буларак теркәргә һәм аның өчен салым түләргә мәҗбүр итәләр, алай эшләмәгәндә аларга штраф яный. дигән мәгълүматлар уңаеннан, Росреестрның Татарстан Республикасы буенча Идарәсе гражданнарның шуңа игътибар итә : 2019 елның 1 гыйнварыннан гамәлгә кергән "Бакчачылык турында"гы закон күчемсез милек объектларына кадастр учеты һәм хокукларны теркәү тәртибен үзгрешсез калдырды.
Татарстан Республикасы Әгерҗе муниципаль районында алкогольле продукциянең законсыз әйләнешен ачыклау һәм булдырмау буенча ведомствоара комиссия карарларын үтәү максатларында 2019 елның 9 һәм 16 апрель көннәрендә алкоголь базарындагы вәзгыять буенча мобиль төркем район буенча чыкты. Анда Әгерҗе муниципаль районы башкарма комитеты, Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чаллы территориаль органы, «Алкоторг»ҖЧҖ вәкилләре катнашты.
Әгерҗедә “Игелеклелек маршы“ һәм “Язгы игелеклелек атналыгы“на старт бирелде.
Барлыгы 80 хәйрияче җиңүче булды.
Былтыр “Урман утырту көне”, “Урман атналыгы” акцияләре кысаларында, 900 гектар мәйданда урман үсентеләре утыртылган.