Байлар Сабасында атказанган спорт остасы Наил Хәмидуллин истәлегенә уздырылган көрәш бәйгесендә тренер Альфред Сабирҗанов җитәкчелегендә безнең район көрәшчеләре дә катнашты.
Бүгеннән, ягъни 24 декабрьдән, укучыларның кышкы каникулы башланды.
2019 елның 1 январеннан эшләмәүче пенсионерларның иминият пенсиясе уртача 1 мең сумга арта. Пенсияне арттыру еллык индексация механизмы ярдәмендә башкарыла.
Бүген Исәнбайда гомер кичерүче Рәйсә әби Тютиевага 95 яшь тулды. Авылның иң өлкән кешесен бәйрәм белән район башлыгы урынбасары Ришат Нурисламов, авыл җирлеге башлыгы Фәнил Сираев, аның урынбасары Роза Ханнанова тәбрикләделәр.
Татарстан Республикасы буенча Росреестр Идарәсе 2018 елда 67 меңнән артык электрон гариза эшкәрткән инде.
Кыш фасылы - иң матуры. Тышта - бураннары, салкыннары белән яңа 2019 нчы ел якынлаша. Яңа ел алдыннан, һәр елдагы кебек үк быел да Шаршады авыл җирлеге территориясендә кардан фигуралар ясау оештырылды.
Үтәгәндә яшәүче Фаягөл апа Зарипова 90 яшьлек юбилее уңаеннан котлаулар кабул итте.
Бүген Әгерҗенең “Яшьлек“ паркында яңа елга әзерлек эшләре башкарылды.
14 декабрьдән 17 декабрьгә кадәр «Татарстан Республикасы балалар оешмалары советы» региональ иҗтимагый оешмасы ТР СДО Советының кышкы утырышын үткәрде, анда Әгерҗе районы делегациясе катнашты.
6-нчы номерлы балалар бакчасы тәрбиячесе Тимофеева Снежану Владимировнаны "Иң яхшы тәрҗемәче" номинациясендә Арча шәһәрендә узган "Мин ТАТАРЧА СӨЙЛӘШӘМ һәм эшлим 2019" республика конкурсында җиңүе белән котлыйбыз.