"Бердәм Россия" партиясенең Татарстан төбәк бүлеге Татарстан Республикасында «Балалар спорты» федераль партия проектының Иҗтимагый советы һәм ТР Спорт министрлыгы белән берлектә «Минем тарихым спортта» дигән конкурс игълан итте. Анда безнең район укучылары да актив катнашты.
Урта мәктәпләрнең чыгарылыш сыйныф укучылары!
21 ноябрь көнне «Бердәм Россия» партиясендә «Үсеш локомотивлары» федераль партия проектын гамәлгә ашыру нәтиҗәләре буенча селектор киңәшмәсе узды. Киңәшмәдә Дәүләт Думасы депутатлары, партия проектының төбәк координаторлары, икътисадый үсеш министрлыгы һәм «Моношәһәрләрне үстерү фонды» коммерцияле булмаган оешма вәкилләре, субъектларның башкарма хакимияте органнары вәкилләре катнашты.
Бакча һәм индивидуаль торак йортлар төзегәндә Хәбәр итү тәртибен гамәлгә керткән федераль закон август аенда үз көченә керде. Октябрь аенда Россиянең Төзелеш министрлыгы хәбәрнамәләрнең формаларын раслады, алар нигезендә күчемсез милек хуҗалары хакимияткә индивидуаль һәм бакча йортларын төзи башлау яки тәмамлау, шулай ук аларда нинди дә булса үзгәрешләр яки аларны реконструкцияләү турында хәбәр итәргә тиеш.
20 ноябрьдә Росреестрның Татарстан Республикасы буенча идарәсе Росреестрның 10 еллыгына һәм Идарәнең 9 еллыгына багышланган Бердәм консультация көне үткәрде. Чара бөтен республика буенча узды һәм чираттагы тапкыр үзенең кирәклеген күрсәтте. Бу көнне Идарәдә Татарстан Росреестры вәкилләре генә түгел, Кадастр палатасы, Казан шәһәре Башкарма комитетының Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре комитеты, салым хезмәте, шулай ук кадастр инженерларының үзеннән-үзе көйләнә торган оешмасы вәкилләре дә консультация бирде.
Казан районара табигать саклау прокуратурасы "Зәй Су каналы" ҖЧҖ эшчәнлегенә юынты суларны агызганда су объектларын саклау турындагы законнарның үтәлешен тикшерде.
2018 елның 7 ноябрендәге 410-ФЗ номерлы Федераль закон белән видеоконференц-элемтә системаларын административ хокук бозулар турындагы эшләрне караганда куллану мөмкинлеге беркетелде.
Татарстанда "Ак үлем белән кайда сәүдә итәләр, хәбәр ит" акциясенең икенче этабы башланды. Ул 23 ноябрьгә кадәр дәвам итә.
Кадыбаш урта мәктәбенә – 120 ел.
Тат.Чилчә авылы – районыбызның иң аулак почмагыдыр. Аның аша бер якка да китеп булмый: куе урманнар уратып алган.