Әлфия Когогина федераль бюджет турында закон проектына аңлатма бирде:
“Спорт мәктәбенең иң яхшы балалар тренеры“ республика смотр-бәйгесенә йомгак ясалды.
24 ноябрь көнне Боз сараенда 2005-2006 елгы яшүсмерләр арасында хоккей буенча Татарстан Республикасы Беренчелеге матчы узачак.
Шимбә көнне, 24 ноябрьдә, Әгерҗе КВН Лигасының ярымфиналы булачак.
22 ноябрьдә 03.11 дә Татарстанның Питрәч районы Көек авылы янында "Светлый" торак комплексыннан шалтырату булды. 38 атналык йөк срогы белән утыз ике яшьлек хатын-кыз бала табу турында хәбәр итте. Бала табуны 112 операторы җитәкчелегендә балалы хатынның ире кабул итә. Бала 03.16 да дөньяга туды. Барлык кирәкле эшләрне ире бик яхшы үткәрде.
Әниләр көне алдыннан Әгерҗе үзәк район хастаханәсенең бала тудыру бүлегендә тантаналы рәвештә үзенең беренче документын – Ярослав Широбоков туу турында таныклык алды.
Пенсия фонды идарәсе хезмәткәрләре пенсиягә кагылышлы сораулар белән авылларда халыкны кабул итүне оештыралар.
Хөрмәтле гражданнар! Татарстан Росреестры коррупциягә каршы көрәш мәсьәләләре буенча гамәлдәге " ышаныч телефоны» турында искә төшерә: 8 (843) 255 – 25 – 77.
1 ноябрьгә Әгерҗе районында яшәүчеләрнең 37,6 проценты салымнарын түләгән.
2018 елның 20 ноябрендә Түбән Көчек авылында яшәүче Закирова Мөкарәмә Зиннәт кызына 95 яшь тулды.