Татарстан шәһәр һәм районнарында бизнес-мохиткә бәя биреп рейтинг төзелгән. Республика буенча эшлеклелек климаты темасы Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Эшкуарлык советы утырышында күтәрелде.
Татарстанда караклыкның яңа ысулы ачыкланган. Декрет ялындагылар, документлар буенча хезмәт хакларын шактый арттырып күрсәткән эш бирүчеләр белән килешеп, Социаль иминият фондыннан үзләренә йөклелек буенча пособиене тиешле күләмнән күпкә артыграк алганнар.
Республикада шәхси хуҗалыкларга ярдәм итү максатыннан ике программа эшләп килә.
Күргәзмәдә ул теккән милли кием-салым һәм кул эшләнмәләре тәкъдим ителде.
Республикада барлык мәйданның 73 проценты суктырылган.
"Татарстанда иң яхшы волонтерлар", - дип билгеләп узды Татарстан Президенты.
Мәгариф һәм фән министры билгеләп үткәнчә, IX сыйныфны тәмамлаучыларны X сыйныфка кабул итүдән баш тартырга беркемнең дә хакы юк.
2019 елда Россиядә «Кредит тарихлары турында»гы законга өстәмәләр үз көченә керәчәк.
14 макротөбәк гамәлдәге социаль-икътисади элемтәләрне чагылдырачак, дип фаразлыйлар министрлыкта.
Пенсия яшен арттыру турындагы закон проекты халык арасында зур шау-шу уятты. Закон проекты Дәүләт Думасы депутатлары тарафыннан беренче укылышта кабул ителсә дә, законга төзәтмәләр кертү, тәкъдимнәр күп булган. Шуңа да күпләр икенче укылышка кадәр законга үзгәрешләр керер дип көтте.