ЯҢАЛЫКЛАР


27
июнь, 2018 ел
чәршәмбе

Сарапулда узган милли бәйрәм – Сабан туенда районыбыз көрәшчеләре пьедесталга күтәрелделәр.

“Әти-әниләрегез вафатыннан соң, кеше көлдереп, пыран-заран килеп, мал бүлешеп, дошманлашып йөрмәгез. Читтә яшәсәгез дә авылдагы туган нигезне саклап, аны тәртиптә тотыгыз. Якыннарыгыз белән  җыелышып туган йортка ешрак кайтып йөрегез. Кадерле кешеләрегез рухына багышлап Коръән ашлары уздырыгыз”. Мәрхүм әти-әниләрне искә алу мәҗлесләренә җыелганда хөрмәтле Кичкетаң мулласы,  хаҗи Мөхәммәтазат хәзрәтнең калада яшәүче авыл балаларына мөрәҗәгате бу.

Кыдырлы – беренче рус революциясе чорында татар демократик матбугатында языша башлаган һәм, Бөек Октябрь революциясенең беренче көннәреннән үк яңа тормыш төзү эшенә керешеп, шул юлда гомерен биргән якты шәхесләрнең берсе Даут Гобәйдинең туган авылы.

Кырынды Мәдәният йортында шушы авылда гомер кичергән олпат язучыбыз Габдулла ага Галиев истәлегенә музей торгызыла. 


25
июнь, 2018 ел
дүшәмбе

Кырынды авыл җирлегенә керүче кечкенә генә Хор.Ключ авылында 22 июнь – Хәтер һәм кайгы көнендә зур әһәмияткә ия чара узды. Шушы авылда яшәүчеләрнең тырышлыгы белән сафка баскан хәтер тактасы ачылды.

Кошлар балаларын очырган кебек минем дә яраткан укучыларым – кызларымнан аерылыр вакыт җитте.

Әгерҗедә “Яшел фитнес” дип аталган киң масштаблы бөтенроссия социаль-спорт проекты старт алды. Ул җәй буе дәвам итәчәк.

“Укудагы аерым уңышлары өчен“ Россия медале белән бүләкләнгән чыгарылыш сыйныф укучылары:

Яшьләр көне календарьда 27 июньдә генә булса да, аны Әгерҗедә бераз иртәрәк – якшәмбе уздырдылар. Җәйнең иң матур көннәренең берсендә “Орешник“ ял паркы егет-кызларның гына түгел, күңелләре белән яшь булып калган өлкәннәрнең дә, бала-чагаларның да күңелле тавышларыннан гөжләп торды.

9 сыйныфны тәмамлаганда аерым үрнәктәге аттестат ала ул. Уку алдынгысы, спортта җиңү арты җиңү яулаучы, мәктәп тормышында актив катнашучы Полина САМУТКИНА – Бима мәктәбенең горурлыгы, йөзек кашы.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International