ЯҢАЛЫКЛАР


13
декабрь, 2017 ел
чәршәмбе

31 декабрьдә көзге чакырылыш тәмамлана.

Кадыбаш мәктәбенең 11 сыйныф укучысы Илнара Шәяхмәтова, рус теле буенча Халыкара олимпиаданың I, II турларын җиңеп, йомгаклау турына Мәскәүгә бара.

Татарстан Хөкүмәте учреждение һәм оешмаларны квалификацияле кадрлар белән тәэмин итүгә зур игътибар бирә. Яшь белгечләрне педагогик һөнәргә җәлеп итү максатыннан өч ел рәттән “Студентларга стипендия белән ярдәм итү“ проекты уңышлы эшли.  

 

Һәр елны Әгерҗедә кыш җитүгә балалар өчен шугалаклар, агачтан таулар ясыйлар. Бу атнада алтын куллы осталар әлеге эшкә керешәчәкләр.

 

Пермьдә көрәш буенча узган Россия чемпионатында Исәнбай егетләре Альмир Шәрәфиев, Рузил Гобәйдуллин, Рәдиф Мөэминов һәм Альмир Рамазанов та катнаштылар.

 

24 декабрьдә сәгать 10да Иж-Бубый мәктәбендә Мөхәммәтҗан хаҗи Әхмәтҗанов Кубогына өстәл теннисы буенча турнир була.

Бөек Ватан сугышының төп шаһитләре – сугыш һәм тыл ветераннары, сугыш чоры балаларының сафа елдан-ел сирәгәя. Шул сәбәпле алар күрсәткән батырлыкларны, дәһшәтле елларда кичергән авырлыкларны киләсе буынга тапшыру мөһим.

 

Моннан ике ел элек ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы укытучыларның һөнәри үсеш дәрәҗәсен үстерү максатыннан “Укытучы-эксперт”, “Укытучы-остаз”,”Укытучы-оста” грантларын булдырган иде.

 

Салагыш кызы Әлфия ХӘБИБУЛЛИНА Казанда гомер кичерсә дә, радио-телевидениедән еш ишетелеп, күренеп торганлыктан, гел безнең арада кебек. Күренекле якташыбыз турында соңгы арада аеруча күп сөйләделәр, чөнки ул 50 яшьлек юбилеен бәйрәм итте.

 

“Сәламәтлекләре чикле бар кешеләрнең дә аныкы кебек эшләү теләге зур булмый”. Мәшгульлек үзәге белгечләре тарафыннан Ралина ИБРАҺИМОВА турында әйтелгән сүзләр болар.

 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International