Быел Зөлфәт НУРИЕВның Кичкетаң авыл җирлеге белән җитәкчелек итә башлавына 35 ел тулды. Эшлекле сыйфатларын күреп, партия-совет заманында да, аннан соң районда, хәтта Казанда да югарырак түрә кәнәфиләре тәкъдим итеп карадылар. Әмма кендеге белән туган төбәгенә береккән чын Җир улының җавабы һәрчак катгый булды: авылымнан беркая да китмим! Нәкъ Тукайча “монда тудым, монда үстем, мондадыр минем әҗәл“...
Яңа елга аяк басарга санаулы гына көннәр калып бара. Күпләр өй түренә кибеттән сатып алынган чыршыларны куеп, аларны күз явын алырлык матур уенчыклар, җем-җем килгән утлар белән бизәсәләр дә, кайберәүләр хуш ис аңкытып торучы урман чибәркәйләренә өстенлек бирә.
Бүген Исәнбайда мәктәпнең 120 еллыгына багышланган зур бәйрәм тантанасы була.
Россиядә – Экология, Татарстанда Экология һәм иҗтимагый киңлекләр елы ахырына якынлаша. Шул уңайдан Көчек мәктәбендә районыбызның белем бирү учреждениеләре җитәкчеләре һәм укытучылары катнашында Экология елында башкарылган эшләргә йомгак ясауга багышланган зур чара узды.
3нче шәһәр мәктәбе базасында ата-аналар комитетлары арасында оештырылучы “Дус сыйныф серләре“ дип аталган республика бәйгесенең район этабы узды.
Россия Федерациясе прокуроры Приказы белән Әгерҗе районы прокуроры вазифасына Оксана Николаевна ШУСТА билгеләнде.
Бүген Әгерҗенең үзәк мәйданына – район Мәдәният сарае каршына төп чыршы куелды.
Пермьдә көрәш буенча узган Россия чемпионатында Россия Көрәш Федерациясе вице-президенты Равил Ногоманов күп көрәшчеләр әзерләгән тренер Альфред Сабирҗановка “Көрәш“ спорт төре буенча ирешкән уңышлары өчен“ күкрәк билгесе тапшырды.
Кичә Казанда “Идел-йорт“ фестиваль-бәйгесенең театр коллективларын бүләкләү тантанасы булды.
Район башкарма комитеты җитәкчесе Андрей Авдеев, район хәрби комиссары Илгиз Галиев һәм үзешчән артистларыбыз, Мари Иле республикасының Сурок бистәсендәге хәрби частьта булып, солдатларның хезмәт итү шартлары белән танышып кайттылар.