ЯҢАЛЫКЛАР


11
октябрь, 2017 ел
чәршәмбе

Сигез ел дәвамында “РИТЭК” җәмгыяте уздырган социаль һәм мәдәни проектлар бәйгесендә әгерҗелеләр бер генә тапкыр җиңү яуламадылар инде.  Ә менә абсолют җиңүчеләр исемлегенә әле беренче тапкыр гына керделәр.


9
октябрь, 2017 ел
дүшәмбе

Узган атнада пенсионерлар “Өченче буын университеты“ның Әгерҗе районындагы бүлекчәсе тәкъдим итә торган түгәрәкләр эшчәнлеге белән танышу һәм аларга язылу өчен “Авангард“ Яшьләр үзәгенә җыелдылар.

 

17 октябрьдә Россия мәгариф һәм фән күзәтчелеге федераль хезмәте (Рособрнадзор) җитәкчесе Сергей Кравцов ата-аналар белән бөтенроссия очрашуы уздырачак, дип хәбәр итә идарәнең матбугат хезмәте.

12 октябрьдә Красный борда Төзүчеләр (1-9), Маркин (1-27), Гора Марс (2-12), Яшьлек (3-25), Гагарин (1-24), Набережная (1-36) урамнарында 9-13 сәгатьләрдә, шушы ук авылда Октябрьская (1-18), Сельхозтехника (1-16), Совхоз (7-15), Яшьләр (1-89) урамнарында 13-17 сәгатьләрдә, Тобада 8-17 сәгатьләрдә;

 

1 октябрьдә бурыч аркасында чит илгә чыгуны чикләү белән бәйле канунга үзгәрешләр керде. Аның нигезендә суд приставлары 30 мең сумнан артык бурычы булганнарны чит илгә чыгу хокукын вакытлыча чикли ала. Әлегә кадәр ул 10 мең иде. Әлеге чара алимент бурычы булганнарга, сәламәтлеккә зыян салыну яки тәрбияләүченең үлеме белән бәйле зыян салыну, шулай ук милек яки мораль зыян буенча бурычларга кагылмый. Күрсәтелгән төркем бурычлылар өчен чит илгә чыгу буенча вакытлыча чикләү элеккечә – 10 мең сум кала.

XXI гасырда ике-өч өйдә генә ут янучы, урамнарында кеше буе үлән үсүче авылларны күрү кызганыч булса да, аларның юкка чыгуына юл куймаучы апа-абыйларның барлыгы  горурлык хисләре уята. Яңа Чекалдага аяк баскач та шундый хисләр биләде күңелне. Күптән онытылган авылда бернидән зарланмыйча яшәүче апа-абыйларның булуы сокландырды безне. 

 

7-16 октябрьдә ТР буенча Эчке эшләр министрлыгы сайтында “Халык участок вәкиле“ Бөтенроссия бәйгесенең икенче этабы уза.

100 еллык бай тарихы булган Салагыш китапханәсе үзенең юбилеен бәйрәм итте. Җыр-биюләр, уен-бәйгеләр, котлау-бүләкләр белән үрелеп барган юбилей тантанасы озак вакытларга җитәрлек күңел күтәренкелеге бүләк итте.

 

30 елдан артык туган як кырларында иген игүче, быел “Дон“ комбайнында 1600 тонна ашлык суктырган “Наҗар“ ширкәте комбайнчысы Нурулла ГЫЙМАЗЕТДИНОВ  ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Мактау грамотасына лаек булды.

 

Көмешай ХӘБИБУЛЛИНАның гомер буе авыл хуҗалыгы тармагында хезмәт куеп лаеклы ялга чыкканына күп еллар булса да, бер генә көн дә эшсез торганы юк. Үзе яшәгән Гагарин урамындагы күпкатлы йортта торак милекчеләре ширкәтен җитәкли ул. Моның өстенә, быелгы урып-җыю чорында Әгерҗедәге икмәк кабул итү пунктына хәзерләүләр һәм сыйфат инспекторы итеп эшкә чакырганнар аны.

 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International