ЯҢАЛЫКЛАР


5
октябрь, 2017 ел
пәнҗешәмбе

ЗАГС бүлегеннән алынган мәгълүматлар буенча сентябрь аенда Әгерҗе районында 29 сабый – 15 малай, 14 кыз дөньяга килгән. 31 кеше – 14 ир-ат, 17 хатын-кыз вафат булган. 20 пар никахын рәсмиләштергән, 11 пар аерылышкан.

“Йөз елга якын вакыт узганнан соң Сокманда мәчет ачылу – бик зур вакыйга. Бергәләп Аллаһ йорты ачкансыз икән, анда җыйнаулашып йөрергә дә  кирәк“, дигән фикер белән үрелеп барды әлеге авылда Аллаһ йортын ачу тантанасы.

Тип-тигез авыл урамнарына карыйм да, без кечкенә чактагы чокыр-чакырлы юлларны күз алдына китерәм. Хәзер авылда кышын да, яз-көз айларында да юлның беткәне юк, көзге кебек шоп-шома юллардан җилдерәбез генә, шөкер.

“Сәхрәнең иң уңган килене“, “үз кешебез“, “эшкә батыр, сүзгә тапкыр“, “сабырлыгына һәйкәл куярлык, зарлануны белми, кеше сөйләми“, “туганнары белән бер гаилә булып бик матур яши беләләр“. Бу сүзләр Сәхрә килене Әлфирә ИСЛАМОВА турында.

Педагогларның август конференциясендә район мәгариф идарәсе җитәкчесе Вәсилә Сафиуллина “районда милли белем бирү тиешле дәрәҗәдә куелса да, туган телдә белем алу белән колачлау җитми. Моны тиз генә төзәтү дә мөмкин түгел. Шулай да без бу юнәлештә эш алып барабыз“ дип белдергән иде. Быелгы уку елында милли бурычны тормышка ашыру буенча тагын бер адым алга ясалып, өч балалар бакчасында татар төркемнәре ачылды. 

 

Әгерҗедән спорт күгәрченнәре үрчетү тренеры Надежда Сальникованың кошлары Россия ачык милли чемпионатында җиңү яуладылар.

 

 

XXI гасырда ике-өч өйдә генә ут янучы, урамнарында кеше буе үлән үсүче авылларны күрү кызганыч булса да, аларның юкка чыгуына юл куймаучы апа-абыйларның барлыгы  горурлык хисләре уята. Яңа Чекалдага аяк баскач та шундый хисләр биләде күңелне. Күптән онытылган авылда бернидән зарланмыйча яшәүче апа-абыйларның булуы сокландырды безне. 

 

Йөзьяшәр тыл ветераннары – Әгерҗедән Мария түти ГОНЧАРОВА һәм Кодаштан Рәхимә әби ӘХМӘТШИНАны Өлкәннәр декадасы кысаларында халыкны социаль яклау бүлеге һәм район хакимияте җитәкчеләре дә хөрмәтләде.

Укытучылар көне – ул мәрхәмәтле һәм бераз кырыс, туры сүзле, әмма бик гадел, мөлаем һәм сөйкемле мөгаллимнәрне зурлау бәйрәме. Бары укытучы гына вакыт белән исәпләшмичә, бар осталыгын эшкә җигеп укучыга белем һәм тәрбия бирә, катлаулы тормышта туры юл күрсәтә ала. Рәхмәт сезгә!

Хөрмәтле укытучылар, мәгариф учреждениеләре хезмәткәрләре, педагогика ветераннары!

 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International