Әгерҗедәге Таҗи Гыйззәт исемендәге 3нче мәктәпнең 5а сыйныфы укучысы КОРЕПАНОВ Никита, (укытучысы – Ишмөхәммәтова Венера) Казанда республика күләмендә узган "Әдәби марафон" исемле олимпиадада катнашып, җиңүче булды.
Татарстанда билгесез затларның фатирларга һәм йортларга кереп, үзләрен “Пенсия фонды хезмәткәрләре“ дип атап, пенсия тупланмаларын теге яисә бу дәүләтнеке булмаган пенсия фондына күчерергә өндәү очраклары ешайды.
Россия Президенты Владимир Путин киләсе елда биреләчәк 5 мең сум акчаны бөтен пенсионерларга да түләргә боерды.
Тәбәрле авыл җирлегендә район күләмендә Каз өмәсе уздырдылар. Мондый күңелле чара районда беренче тапкыр булды. Мәдәният йорты хезмәткәрләре Фәнис–Финисә Шаһабиевлар, авыл үзешчәннәре әлеге бәйрәмне уздыруга бөтен көчләрен һәм осталыкларын куйганнар.
Әгерҗе Мәдәният сараенда авыл Мәдәният йортларының отчет концертларына старт бирелде. Райондашлар алдында иң беренче булып бу олы сынауны Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Фәнис Арсланов җитәкчелегендәге Девәтернә үзешчәннәре тотты.
Кодашта яшәүче күршебез Лилия ГАЙНУЛЛИНАны һәрчак гөлләр арасында күрергә күнеккән без. Чөнки өендә дә бик күп гөлләр үстерә, җәен бакчасы берсеннән-берсе матур чәчәкләргә күмелә. Күңеле дә гөлләр кебек матур аның.
Йолдыз Хәлиуллин исеме Татарстанда яхшы таныш, ул даими рәвештә төрле конференцияләрдә катнашып килә.
Татарның күренекле шагыйре Сәгыйть Рәмиев кайчандыр “Әй, авыл, син мең шәһәрдән мең кабат ямьле вә хуш“ дип язганда бүгенге кайбер авылларның киләчәген күз алдына да китерә алмагандыр. Зур авылларда соңгы елларда клублар, ФАПлар, юллар төзесәләр дә, кече авылларның язмышы аяныч бит. Авыл әле дә чыдый инде дип уйлап куям кайчак.
2017 елның 1 гыйнварыннан Россиядә Юл хәрәкәте кагыйдәләрендә 12 яшькә кадәрге балаларны автомобильдә йөртү кагыйдәләре өлешенә кертелгән төзәтмәләр үз көченә керә. Беренчедән, яңа елдан җиде яшьтән зуррак балаларны машинаның арткы утыргычына махсус тоткыч җайланмадан башка утыртырга ярый. Әмма алгы утыргычка 12 яшькәчә балалар махсус утыргыч ярдәмендә генә утыртыла: бу – шулай иде һәм шулай калачак.
Быел диспансерлаштыру узарга тиешле 5613 райондашыбызның 4156сы сәламәтлеген тикшерткән инде.