ЯҢАЛЫКЛАР


18
август, 2016 ел
пәнҗешәмбе

Әгерҗелеләр инде яратып өлгергән коляскалар парады быел “Яшьлек“ паркында узды һәм анда 70 гаилә катнашты.

 

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов эшлекле визит белән Әгерҗе районына килде. Ул шәһәрдәге Заводская урамында Мәдәният йортын ачуда катнашты, “Яшьлек“ паркында булды, ЗАГС бүлегенең яңа төзелгән бинасын  карады, Яңавыл басуында комбайнчылар белән очрашты һәм мегаферманың эш барышы белән танышты.


17
август, 2016 ел
чәршәмбе

Иннополиста узган яшь укытучыларның традицион август киңәшмәсе бу юлы үзенчәлекле узды. Укытучылар белән очрашуга Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов та килгән иде, 200 яшь педагог укытучы һөнәренә багышланды, ике телдә ант итте, беренче тапкыр "Укытучылар гимны" яңгырады.
 

Хаҗ кылуның фарызлыгы турында Коръәндә һәм хәдистә әйтелгәнме?

«Әл-Бәкара» сүрәсе, 196 нчы аять: «Хаҗ һәм гомрәне Аллаһы ризалыгы өчен үтәгез». «Әл-Гыймран» сүрәсе, 97 нче аять: «Көче җиткән кешеләргә, Аллаһыга гыйбадәт өчен хаҗ кылу фарыз булды». Сөннәттән булган дәлилләргә килгәндә, Әбү Һүрайра разый Аллаһу ганһы: «Бервакыт Пәйгамбәребез галәйһиссәләм вәгазь белән мөрәҗәгать итеп, безгә болай диде: «Әй, кешеләр! Аллаһы сезгә хаҗны фарыз кылды, аны үтәгез!» диде (Әхмәд).

Урман, кыр, елга-күл буйларында аучылар җәй көннәрендә аеруча күбәя. Бу респуб­ликабызда ау сезоны ачылу белән аңлатыла. Ау сезоны 28 февральгә кадәр дәвам итә.

Әгерҗе урманчылыгы хезмәткәрләре бу көннәрдә шәһәрне матурлауга үзләреннән зур өлеш керттеләр. Оешма-учреждениеләр территорияләренә генә дә алар 500 төп агач үсентеләре утырттылар.

Мансур абый һәм Әнисә апа МӨХӘММӘТДИНОВлар – Көчек авылының иң хөрмәтле кешеләре. Ниндидер яктылык бөркелә алардан. Эш-гамәлләре белән дә үрнәк алар. Гаиләдә дә бер-берсенә хөрмәт һәм ярату бүгенгәчә сакланган. Ә үзләрен тыңлаган саен тыңлыйсы килә...

 

(“Агрофирма–Әгерҗе“ ширкәте буенча)

Илдус Гыйльмегаянов – 1558 тонна,

Миндар Харисов – 1486 тонна,


16
август, 2016 ел
сишәмбе

Россиянең кайбер төбәкләрендә мәктәп укучылары дәреслекләр белән тәэмин итү тиешле дәрәҗәдә түгел Бу турыда Россия мәгариф һәм фән министры Дмитрий Ливанов хәбәр иткән. Ул төбәк башлыкларыннан әлеге мәсьәләне тулысынча хәл итүне таләп итә.

 

“Мин – сугыш чоры баласы, ихтыяр көчем зур. Сәламәтлегем булса, ахырга кадәр укып бетерермен”, – дигән иде ул безгә моннан берничә ел элек. Сүзендә торган, 86 яшендә кулына татар теле һәм әдәбияты укытучысы белгечлеге дип­ломын алган.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International