ЯҢАЛЫКЛАР


3
июнь, 2016 ел
җомга

Районыбызның өч каты куллы кызы Румыниянең Бухарест шәһәрендә кул көрәше буенча Европа беренчелегендә көчләрен сынадылар.

 


1
июнь, 2016 ел
чәршәмбе

“Сабан туен милли көрәштән башка күз алдына китереп тә булмый хәтта! Мәйдан уртасында баһадир көрәшчеләр абсолют батыр өчен бил алыша. Җанатарлар тавышыннан тирә-як гөр килеп тора. Сабан туе батырын бүләккә күмәләр...

Быел республика программасы кысаларында КамКлюч һәм Тәбәрле авылларында яңа ФАПлар сафка басачак. КамКлючта булачак ФАПның нигезе әзер инде.Әлегә бу авылда ФАП мәдәният йортында урнашкан. Ике авылда да яңа ФАПлар быелгы көздә кулланылышка тапшырылачак.   

 

Район башлыгы урынбасары Ришат Нурисламов Иске Эсләктә яшәүче сугыш һәм хезмәт ветераны Габдулла ага Камалиевны 95 яшьлек юбилее белән котларга барды.


31
май, 2016 ел
сишәмбе

Райондашларыбызның“Сөембикә“ һәм “Казан утлары “ журналларына арзанрак бәягә язылу мөмкинлеге бар. 

“Татмедиа“ АҖ  икенче яртыеллык өчен  матбугат басмаларына язылу буенча “Әти-әниеңне яздыр“ , “ Якыныңны яздыр“  дигән акция игълан иткән иде. Бу мөһим чараны Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков һәм күп кенә министрлар да хуплап, әти-әниләренә, үз пенсионерларына,  балалар йортларына “Татмедиа“ басмаларын яздырдылар. 

4 июньдә авылларда Сабантуй мәйданнары җыр-моңга, күңелле ярыш-бәйге авазларына күмеләчәк. Ә кайсы мәйданны нинди җырчы кыздырачагын беләсегез киләме?

Әгерҗедә 2010 елда ачылган  7нче “Бәләкәч“ балалар бакчасы тәүге чыгарылыш сабыйларын мәктәпкә озатты.

 


30
май, 2016 ел
дүшәмбе

Билгеле бер категория кешеләргә дәүләттән социаль хезмәт җыелмасы каралган. 2016 елның 1 февраленнән социаль хезмәтләр җыелмасының бәясе 7 процентка артты. 

Сабан туе - татар халкының иң күңелле, матур бәйрәме. Ул милли йолаларны гына түгел, моңлы җырларны да үз эченә ала. Эстраданың танылган артистлары быел кайларда чыгыш ясарга җыена икән?


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International