ЯҢАЛЫКЛАР


3
март, 2016 ел
пәнҗешәмбе

13 мартта Әгерҗенең “Нур“ мәдрәсәсендә Коръән укучылар бәйгесе уздырыла.

 

28 февральдә Әгерҗе шәһәрендә һәм авыл җирлекләрендә үзара салым мәсьәләләренә багышланган референдум узды. 

 Дәрәҗәле эшкуарларны берләштерүче “Деловая Россия“ гомумроссия иҗтимагый оешмасының Татарстан бүлекчәсе “Эшлекле Россия буенча бизнес-навигация“ форумы кысаларында күчмә утырышын беренче тапкыр Әгерҗедә уздырды.

Бакча тәрбиячеләре катнашында һәр бәйге кызыклы, мавыктыргыч уза. 6нчы бакчада үткән “Ел тәрбиячесе–2016“ район бәйгесендә гүзәл затлар жюри әгъзаларын бәйгегә иҗади якын килүләре белән сокландырдылар. 

 


2
март, 2016 ел
чәршәмбе

5,6,7,8 март көннәрендә Әгерҗе Пенсия фонды идарәсе халыкны кабул итмәячәк. Шуңа пенсиягә кагылышлы сорауларыгыз булса, алданрак биреп калырга аөыгыгыз. Белешмәләр өчен телефон – 074.   

 

Узып киткән ел пенсия системасына нинди яңалыклар алып килде? 2016 елда нинди үзгәрешләр булачак? Пенсия фонды идарәсенең узган елгы эшчәнлегенә йомгак ясау җыелышында сүз, нигездә, шул турыда барды. 

Россиядә ял көнен бәйрәм ялыннан (3 гыйнвардан) дүшәмбегә (7 мартка) күчерү аркасында, 5 марттан 8 мартны да кертеп ял итәчәкбез.

Әгерҗедә һәм авылларда үзара салымга кагылышлы референдум узды.

5 мартта Әгерҗенең үзәк мәйданында бәйрәм ярминкәсе уза.

 

 

“Татнефтепродукт“ ягулык салу станцияләре тирәсендә күптәннән имеш-мимешләр йөри инде. Имеш, бездә әлеге җәмгыятьнең заправкалары калмаячак икән. Калса да ниндидер үзгәрешләр булачак һ.б.лар. Әлеге хәбәрләргә ачыклык кертү нияте белән “Әгерҗе нефть продуктлары“ участогы начальнигы Ирек ЗАҺРЕТДИНОВка мөрәҗәгать иттек.
 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International