ЯҢАЛЫКЛАР


10
март, 2016 ел
пәнҗешәмбе

23 февраль – ир-егетләр бәйрәмендә Исәнбай мәктәбендә волейбол уены бик кызыклы булган иде. 8 Мартта хатын-кызлар арасында ярыш уздырылачак дип кисәтеп куйдылар бәйгене оештыручылар.


6
март, 2016 ел
якшәмбе

Госдума депутатының бәйрәм белән котлавы

Казанның Салих Сәйдәшев исемендәге Дәүләт Зур концертлар залында 8 Март – Халыкара хатын-кызлар көненә багышланган тантаналы чара узды. Бәйрәмдә безнең районның гүзәл затлары да катнашты. 

8 Март бәйрәме алдыннан Әгерҗедән тыл һәм хезмәт ветераны Разия Гыймадетдинованы 90 яшьлек олуг юбилее белән котларга Әгерҗе шәһәре башкарма комитеты җитәкчесе Илназ Сәфәров барды һәм аңа Рәсәй Президенты Владимир Путинның котлау открыткасын, район башлыгы Валерий Макаров исеменнән бүләкләр, чәчәк бәйләме тапшырды.

 

Хатын-кыз нәфис зат дияргә яратсак та, арабызда җигелеп тормыш көтүче, ир-егетләр эшен башкаручы ханымнар бик күп. Кирәк икән хатын-кызлар төзелештә иң авыр хезмәтләрне башкара, коллективта ирләр белән җитәкчелек итәргә дә булдыра, йөк машиналарын да иярли, төнлә таксида хезмәт күрсәтергә дә батырчылык итә. Әйдәгез, бәйрәм алдыннан сүзне утта янмас, суда батмас шундый көчле гүзәл затларыбызга бирик әле. 

 

Тәбәрле авылына 4- март  көнне кунаклар килде.

Район Мәдәният сарае каршындагы мәйданда бәйрәм алды ярминкәсе узды. Чираттагы ярминкәдә Девәтернә, Бима, Кырынды, Кичкетаң җирлекләре авыл хезмәтчәннәре үзләре җитештергән продукцияне тәкъдим иттеләр. Сатуда ат, сыер, дуңгыз ите, сөт һәм сөт ризыклары, бал, яшелчәләр, балык, ашлык һәм башка азык-төлек бар иде. Девәтернә Мәдәният йорты җитәкчесе Фәнис Арсланов дәртле көйләре, җырлары белән ярминкәгә килүчеләрнең күңелен күтәрде.

Район Мәдәният сараенда 8 Март – Халыкара хатын-кызлар көненә багышланган бәйрәм концерты узды. Чыгышларны ир-егетләр әзерләгән иде.  Район башлыгы Валерий Макаров та гүзәл затларга булган иң изге теләкләрен җыр сүзләре аша җиткерде. Гүзәл затлар һәр чыгышны көчле алкышларга күмделәр. Ә залда алма төшәрлек тә урын юк иде.


3
март, 2016 ел
пәнҗешәмбе

Әгерҗе ЗАГС бүлеге мәгълүматларына караганда, февральдә Әгерҗе районында  43 бала туган: 23 малай, 20 кыз. Вафат булучылар – 36 (14 ир-ат, 19 хатын-кыз).

13 мартта Әгерҗенең “Нур“ мәдрәсәсендә Коръән укучылар бәйгесе уздырыла.

 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International