ЯҢАЛЫКЛАР


19
ноябрь, 2014 ел
чәршәмбе

Быелгы Мәдәният елының иң истәлекле вакыйгасы булып күңелгә кереп калыр бу бәйрәм. Районыбыз шагыйрьләренең сүзләренә үзебезнең һәвәскәр композиторлар иҗат иткән җырлардан гына торган концертка күптән сусаган идек.


18
ноябрь, 2014 ел
сишәмбе

Үзләре турында кайгыртмасалар, ичмасам, якыннары, туганнары хакында уйласыннар иде – коткаручылар катып өлгермәгән бозга чыгучы балыкчыларны аңга китерү өчен сүзләр таба алмый. Кисәтү-аңлатуларның да нәтиҗәсе юк. Ел саен зур балык тотарга омтылучыларның сансызлыгы шаккатыра.

Әгерҗе районында гриппка каршы прививка кую кампаниясе тәмамланды.

 20 ноябрьдә Балаларга хокукый ярдәм көне үткәрелә.

2015 елның 1 январеннан “Россия Федерациясендә гражданнарга социаль хезмәт күрсәтүнең нигезләре турында“гы 442нче Федераль закон гамәлгә керәчәк. Халыкка социаль хезмәт күрсәтүдә нинди үзгәрешләр көтелә? Нинди яңалыклар булачак? Социаль яклау бүлеге начальнигы Сания РӘХМӘТУЛЛИНА белән әңгәмәбез – шул хакта.

Агымдагы елның сентябреннән Татарстан Республикасы медицина учреждениеләре күрсәтелгән медицина ярдәме хакы турында пациентларга белешмәләр бирә башлады.

21-28 ноябрьдә “ВИЧ турында сөйлә. ВИЧка тест уз“ атналыгы уза.

“Әгерҗе шәһәре“ муниципаль берәмлеге Советы депутатлары дүшәмбе көнне шәһәр башкарма комитеты җитәкчесен сайладылар.

17-21 ноябрьдә Татарстанда “Шартлы рәвештә хөкем ителүче-бурычлы“операциясе бара.

 


17
ноябрь, 2014 ел
дүшәмбе

“Бу химия фәне миңа нәрсәгә кирәк инде? Минем бит химик буласым юк!” Әнә шундыйрак фикерләрне мәктәп укучыларыннан еш ишетергә мөмкин. Безнең мәктәпләрдә кирәкмәгән фәннәргә зур игътибар бирелә. Балаларны тормыш итәргә өйрәтмиләр дигән “ташлар” Россия мәгарифе бакчасына еш атыла.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International