ЯҢАЛЫКЛАР


17
октябрь, 2014 ел
җомга

2015 елның 1 гыйнварыннан Россия төбәкләре җитәкчеләрен “президент” дип атарга ярамаячак. Хәзерге вакытта төбәкләрнең барысы да яңа закон нигезендә әлеге атамадан баш тартты инде. Бары тик Татарстан гына яңа канунның дөреслеге белән килешми...


16
октябрь, 2014 ел
пәнҗешәмбе

Белем бирү өлкәсе коррупция очраклары иң нык таралган тармакларның берсе булып санала. Гамәлдә исә бу күбрәк югары уку йортларындагы ришвәтчелеккә кагыла икән. Балалар бакчалары һәм мәктәп җитәкчеләрен “йөнтәс” куллыкта гаепләүчеләр бик аз.

Казанның Кол Шәриф мәчетендә урнашкан “Ислам мәдәнияте“ музеенда Иж-Бубый мәдрәсәсе, аның җитәкчеләренә багышланган даими бүлек ачылды.

Рәсәйдә наркотик матдәле катнашма – спайс тартудан 700 яшүсмер агуланды, 25 яшь кешенең гомере өзелде. Бу проблема Әгерҗене дә читләтеп үтмәде.


15
октябрь, 2014 ел
чәршәмбе

Быелгы сезонда районда милли көрәш бәйгесенә старт Авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре көне алдыннан бирелде. “Агро-Кама“ ширкәте 16 яшьлекләр һәм зурраклар арасында Көчек спорт комплексында көрәш бәйгесе генә түгел, бик матур бәйрәм уздырды.

 “Малларыбызны Әгерҗе ит комбинатында суйдырсак, без атна саен кимендә 4-5 мең сум акчабызны югалтабыз“, – дип зарланалар шәһәр базарында ит сату белән шөгыльләнүче эшмәкәрләр.


14
октябрь, 2014 ел
сишәмбе

Салагыш авылы мәдәният йортында зур кичә.

“Хузур” нәшрият йорты изге китап Коръән тәрҗемәләрен, ислам дине нигезләренә һәм татарларның дини тарихына кагылышлы гыйлемне аудиокитаплар ярдәмендә җиткерә.

Наркотик таратучылар, гадәттә, үз эшчәнлеген уңышлы, бай төбәкләрдә җайларга тырыша. Татарстан да икътисади үсештәге җирлек буларак мондый “бизнесмен”нарны кызыктыра, билгеле. Соңгы 4 елда гына да республика 3 дулкын кичерергә өлгерә – 2010 елда бездәге наркоманнарның 89 проценты героин кулланучылар булса, 2011 елда дезоморфинга күчеш күзәтелә. Хәзер исә “спайс” белән көрәшергә туры килә.

Район башкарма комитеты каршындагы административ комиссия чираттагы рейдны шәһәребезнең Казанская урамына уздырды. Вокзал ягыннан әлеге урамга аяк атлауга ук “бу ни бу?“ дип кычкырасы килде.

 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International