ЯҢАЛЫКЛАР


22
апрель, 2014 ел
сишәмбе

Янгынга каршы аерым режим кертелгән беренче көн үк фаҗига белән башланды. Әгерҗедә янгында төтенгә тончыгып, 80 яшьлек әбинең гомере өзелде.

Якташыбыз, тумышы белән Иж-Бубый егете Булат Бәйрәмов (Җиһангәрәев) танылган җырчы, җәмәгате Ләйсән Гыймаева белән Май бәйрәме көннәрендә авыл хезмәтчәннәренә “Яшәү – гомер“ дигән концерт программасы бүләк итәләр.

26 апрельдә кичке сәгать 6да Мәдәният сараенда КВНчылар фестивале була. Уеннарда Әгерҗенең җиде КВН командасы катнаша.


25 апрельдә  кичке сәгать алтыда Әгерҗедәге “Дуслык“ кафе-бары урта яшьтәге шәһәрдәшләребезне, кунакларны 80нче еллар дискотекасына чакыра.
26 апрельдә исә яшьләр өчен дискотекага көтәләр.
25 апрельдә кичке сәгать 6да район Мәдәният сараена үзешчән сәнгать коллективларының, аерым башкаручыларның иң яхшы чыгышларын карарга чакырабыз. Бу кичне биредә “Мәдәни салават күпере“ район фестиваленең гала-концерты була.

21
апрель, 2014 ел
дүшәмбе
Иж-Бубыйда узган мәгърифәтче Бубилар истәлегенә багышланган укучыларның төбәкара укуларында әгерҗелеләрдән тыш, Минзәлә, Менделеев районнарыннан укучылар һәм Ижау педагогия көллияте студентлары катнаштылар.

18
апрель, 2014 ел
җомга

“Эш агачы һәрвакыт китерер жимеш“, дигән бөек Тукаебыз. Туган авылы Кадыбашка багышланган 24 еллык тынгысыз, җаваплы хезмәте Илфат Рамазановка да шөһрәт китерә.


17
апрель, 2014 ел
пәнҗешәмбе

23 апрельдә 11 сәгатьтә “Авангард” яшьләр үзәгендә татар халкының сөекле шагыйре Габдулла Тукайның туган көненә багышланган һәм “Мин татарча сөйләшәм” дигән акциягә йомгак ясау йөзеннән туган тел кичәсе узачак.

19 апрельдә Яр Чаллы шәһәрендә авыл хуҗалыгы ярминкәләре башлана.

Пугачеводагы хәрби частьта шартлаулар булганда Әгерҗене урап үтүче юл кирәклегенә тагын бер тапкыр ныклап инандык. Бу төнне шәһәрдән чыгып китү өчен бердәнбер юл булган К. Маркс урамының буеннан буена барлыкка килгән “бөке“ләрдә  машиналар сәгатьтән артык утырды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International