26 апрельдә кичке сәгать 6да Мәдәният сараенда КВНчылар фестивале була. Уеннарда Әгерҗенең җиде КВН командасы катнаша.
Янгынга каршы аерым режим кертелгән беренче көн үк фаҗига белән башланды. Әгерҗедә янгында төтенгә тончыгып, 80 яшьлек әбинең гомере өзелде.
26 апрельдә кичке сәгать 6да Мәдәният сараенда КВНчылар фестивале була. Уеннарда Әгерҗенең җиде КВН командасы катнаша.
“Эш агачы һәрвакыт китерер жимеш“, дигән бөек Тукаебыз. Туган авылы Кадыбашка багышланган 24 еллык тынгысыз, җаваплы хезмәте Илфат Рамазановка да шөһрәт китерә.
23 апрельдә 11 сәгатьтә “Авангард” яшьләр үзәгендә татар халкының сөекле шагыйре Габдулла Тукайның туган көненә багышланган һәм “Мин татарча сөйләшәм” дигән акциягә йомгак ясау йөзеннән туган тел кичәсе узачак.
Пугачеводагы хәрби частьта шартлаулар булганда Әгерҗене урап үтүче юл кирәклегенә тагын бер тапкыр ныклап инандык. Бу төнне шәһәрдән чыгып китү өчен бердәнбер юл булган К. Маркс урамының буеннан буена барлыкка килгән “бөке“ләрдә машиналар сәгатьтән артык утырды.