ЯҢАЛЫКЛАР


26
октябрь, 2012 ел
җомга

Шофер – иң кирәкле һәм мактаулы һөнәрләрнең берсе. Әтиемнең эшкә дәртләнеп, ашкынып баруын күрәм дә, күңелем шатлык белән тула.


24
октябрь, 2012 ел
чәршәмбе

Зөлхиҗҗә аена аяк бастык. Аның беренче ункөнлеге елның иң бәрәкәтле, хәерле көннәре булып тора.Гыйбадәтнең анасы Зөлхиҗҗәнең беренче ункөнлегендә Ислам диненең нигезе булган биш гыйбадәт (иман китерү, намаз, зәкят, ураза, хаҗ) берләшә. Шуңа күрә бу көннәрне “гыйбадәтнең анасы” дип атау да дөрес булыр.

Моннан бер ел элек Иж-Бубый мәдрәсәсенә нигез салынуга 230 ел тулуга багышланган конференциядә Иж-Бубый авылын, аның тарихи ядкарьләрен “Авыл-музей комплексы” дәрәҗәсенә күтәрү бурычы куелган иде. Бер ел эчендә боз урыныннан кузгалганмы? Район башкарма комитеты җитәкчесе Валерий Макаров узган атнада әлеге авылда тарихи объектлар белән танышып йөргәндә, башта шул сорау бөтерелде.

Узган җомгада Варкләд-Бодьяда республика программасы кысаларында төзелгән клуб бинасын ачу тантанасы булды. Бүгенге көнгә әлеге программа буенча Татарстанда 18 яңа Мәдәният йорты ачылды. Алдагы ике елда тагын 92не ачу планлаштырыла, шуның 2се – безнең районда.

Тирсә спорт комплексында “Ак Барс–Әгерҗе” агрофирмасы призларына узачак көрәш бәйгесенә көрәшчеләр күтәренке кәеф һәм җиңү теләге белән килделәр. Чөнки райондагы милли татар-башкорт көрәш федерациясе рәисе, агрофирма директоры Илгиз Салиховның бүләкләрне бәйгеләргә саллы әзерләве аларга тагын да дәрт өстәде.


19
октябрь, 2012 ел
җомга

2нче шәһәр мәктәбендә 113 укучы кадетлар сафына басты. Бу атнада аларны кадетларга багышлау тантанасы булды.

1 октябрьдән гражданнарны хәрби хезмәткә чакыру башланды. Көзге чакырылыш 31 декабрьгә кадәр дәвам итә. Хәрби хезмәткә чакырылучы егетләр өчен районда үткәрелә торган чараларга чакырып 200 яшүсмергә чакыру кәгазе җибәрелде. Аларның  44е көзге чакырылышта солдат киеме киячәк.

Татарстанда яшәүчеләр сентябрь аенда торак-коммуналь хезмәтләр өчен инфоматлар һәм ТР дәүләт хезмәтләре күрсәтү порталы (uslugi.tatarstan.ru) ярдәмендә барлыгы чама белән 13 миллион сум түләгән.

21 октябрьдә юл хуҗалыгы хезмәтчәннәре һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтәләр. Безнең район юлларының торышы өчен “Брус” җәмгыяте филиалы җаваплы.


18
октябрь, 2012 ел
пәнҗешәмбе

Әгерҗедә яшәүче Мәкгенә ГӘРӘЕВА Ижауның Тимерьюлчылар мәдәният сараенда  узган чәк-чәк бәйрәмендә җиңү яулады һәм кыйммәтле бүләкләргә лаек булды. Бәйгедә аның аллы-гөлле чәчәкләр белән бизәлгән телне йотардай тәмле чәк-чәгенә тиңнәр юк иде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International