Бүгенге көндә 350ләп район эшмәкәренең Пенсия фонды идарәсенә 3 млн 895 мең сум бурычы бар.
Әгерҗедәге “Алтын ачкыч” 1нче балалар бакчасы, бер ай ярымлык тәнәфестән соң, 180 сабый өчен янәдән ишекләрен ачты. Район башкарма комитеты җитәкчесе Валерий Макаров ремонттан соң бакча белән танышып чыкты.
“Ходай насыйп итсә, киләсе елга район халкын карп балыгы белән тәэмин итәчәкбез. Чөгә (стерлядь), форель башка затлы балыклар үрчетү теләге дә бар”, – ди Иске Эсләк авылы янында буа ясап балык үрчетүгә алынган эшмәкәр Рамил КАМАЛОВ.
Район башкарма комитеты җитәкчесе Валерий Макаров үзәк хастаханә артында ылыслы агачлар үсә торган саф һавалы урманда, Чаллы шәһәре үрнәгендә, төзекләндерелгән трасса, ягъни ял итү зонасы ясау турында инициатива белән чыкты.
“Тизрәк мегаферма төзелеп бетсен дә, бу малкайларны шунда күчерсеннәр иде”, – дигән уй баштан китмәде Варкләд-Бодьядан ерак түгел урында урнашкан кардалардагы чит ил таналарын карап йөргәндә.
“Май чүлмәге тышыннан билгеле” дигәндәй, авылга керү юлында ук урнашкан “Наҗар” җәмгыяте амбары биредә чисталык, тәртип хакимлек итүен раслап, игътибарны ерактан ук җәлеп итә.
30 елга якын вакыт узгач комбайн штурвалын кабат кулына алган “Тирсә-транс” бүлекчәсе комбайнчысы Фәнзир ФӘТХУЛЛИН урып-җыю нәтиҗәләре буенча I урынга чыкты. Ул “Нью Холланд” комбайнында 1927 тонна ашлык суктырды.
Авыл кешесе җәйге челләдә дә, көзге пычракта да, кышкы буранда да иртә таңнан кичкә кадәр кырларда, фермаларда һәм шәхси хуҗалыгындагы мал тулы абзарында алны-ялны белми эшләмәсә, кала халкы ничек яшәр һәм нәрсә ашар иде икән?
Өлкәннәр ункөнлегендә Пенсия фонды идарәсе, “Пенсионерлар союзы” бүлекчәсе, спорт һәм туризм бүлеге белән берлектә өлкән буын вәкилләре арасында шахмат-шашка турниры уздырды.
“Җитәкчебез Валерий Макаров Өлкәннәр көне уңаеннан “Хәсән” мәчетендә уздырылган бәйрәм чарасында “зиратта көзге өмәләр оештырычакбыз” дигән иде, вәгъдәсендә торды. Узган атнаның чәршәмбесендә шәһәр оешмаларыннан 60лап кеше көне буе зиратыбызны тәртипкә китерүдә эшләделәр”,– дип, өмәне оештыручыларга, анда катнашучыларга рәхмәт укый татар зираты каравылчысы Илдус Гыйләҗетдинов.