ЯҢАЛЫКЛАР


29
апрель, 2021 ел
пәнҗешәмбе

Быел Татарстанның кайсы районнарында яңа юллар салыначак, кайда төзекләндереләчәк? Бу мәсьәләдә республикада күп эшләр башкарылса да, берничә ел дәвамында үз чиратын көтеп торучылар да шактый. Тагын кемнәргә сабыр итәргә туры киләчәк? Хөкүмәт йортында узган брифингта әнә шул турыда сөйләделәр.   

 

Россиянең Иминлек советы җитәкчесе урынбасары Дмитрий Медведев янә дүрт көнлек эш атнасы турындагы фикерен җиткерде.

 

Китапны кулга тотып уку – үзе бер ләззәт. Аның исенә кадәр тынычландыра. Татар теле һәм әдәбияттан VIII  халыкара олимпиадада гран-при иясе булып танылган Әгерҗе районының Исәнбай мәктәбе укучысы Гөлназ Мөэминова әнә шулай ди. Гөлназ татарча БДИ бирүне хуплый, ә менә модага ияреп, туган теленнән ваз кичкән яшьтәшләрен аңламый. Аның белән туган телгә мөнәсәбәт, авыл мәктәбе турында сөйләштек.

 

Иж - Бубый авылы китапханәсендә "Галактика хорошего настроения" исемле кичә бакча балалары, 1-8 сыйныф укучылары өчен үткәрелде. Максаты: балаларның космос турындагы күзаллауларын киңәйтү; логик фикерләүләрен, хәтер һәм дикъкатьлекләрен үстерү; космонавтика өлкәсендәге белгечләргә хөрмәт хисе тәрбияләү. 

 

22 апрельдән 25 апрельгә кадәр Екатеринбургта "Урал кубогы" Бөтенроссия армрестлинг ярышлары узды. Анда Закиров Руслан Рәмзил улы җитәкчелегендә Әгерҗе районы "Спорт мәктәбе" спортчылары актив катнаштылар.

 

Иртәгә, 30 апрельдә, Әгерҗе районында 7дән сәгать 18 кадәр электр энергиясен вакытлыча сүндерү планлаштырыла. Әгерҗенең "Энергосбыт" оешмасыннан хәбәр итүләренчә, бу планлаштырылган ремонт эшләре белән бәйле.

 

Туган телебезне үстерү, яшь буынга милли тәрбия нигезләрен җиткерү максатыннан Кырынды башлангыч мәктәбе балалар бакчасы коллективы тарафыннан оештырылган "Зөбәрҗәт" оешмасының презентациясе үтте.

 

Кичә Девятерня төп мәктәбендә XVIII "Көмеш каләм" фестивале үтте. Чарабыз кунаклары - "Татарконо" учреждениесе җитәкчесе - Миләүшә Айтуганова, Чаллы шәһәреннән "Көмеш кыңгырау" газетасы баш мөхәррире Резеда Гасыймова, Ижау шәһәренең "Яңарыш" газетасыннан Рилия Закирова катнашты.

 

1 майдан 10 майга кадәр мәктәп укучылары ял итәчәк. 11 майда мәктәп дәресләре гадәти режимда дәвам итәчәк.

Районда Җиңү көне бәйрәм чаралары программасы расланды

 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International