ЯҢАЛЫКЛАР


12
март, 2021 ел
җомга

Быелгы халык санын алу үзенчәлекләре хакында статистика бүлеге начальнигы Әлфия ТИМКИНА сөйли. 

Россиядә бәрәңге һәм шикәргә бәяләр артты.

 

11 мартта "Татар малае - 2021" һәм "Татар кызы - 2021" район конкурсы узды. Конкурс 5-7 яшьтәге балалар арасында үткәрелде. Анда шәһәр һәм район балалар бакчаларыннан ун бала катнашты.

 


11
март, 2021 ел
пәнҗешәмбе

2011 елның 9 мартында Әгерҗедә авария хәленә бәйле рәвештә кайнар су белән тәэмин итү челтәрендә өзеклекләр килеп туды, дип хәбәр итә "Рәсми Әгерҗе" пабликы.

 

Коронавирусны җиңә торган нәтиҗәле препарат юк, ләкин вакцинация ярдәмендә Covid-19 инфекциясен йоктырудан үзеңне сакларга була.

 

2011 елның 9 мартында Әгерҗедә авария хәленә бәйле рәвештә кайнар су белән тәэмин итү челтәрендә өзеклекләр килеп туды, дип хәбәр итә "Рәсми Әгерҗе" пабликы.

 

Диетолог Пуджа Мальхотра баллы әйбер ашыйсы килгән организмны «алдау» ысулын әйткән. Бу турыда NDTV каналына сылтама белән РИА Новости хәбәр итте.

 

ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе республикада шимбә, 13 мартка кадәр һава торышын фаразлаган. Бу вакыт эчендә республикада температура -29 градуска кадәр төшәргә һәм кабат күтәрелергә өлгерәчәк.

 

1 апрельдән Россиядә социаль пенсиянең күләме үзгәрә — ул 3,4 процентка индексацияләнәчәк. Россия Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, әлеге түләүләрнең уртача күләме 10 183 сумга кадәр артачак.

Татарстан федераль дәрәҗәдә поликлиникада эшләүче медицина хезмәткәрләренә эш хакын ике тапкыр арттыруны тәкъдим итмәкче. Республика сәламәтлек саклау министры Марат Садыйков Казан Сәламәтлек саклау идарәсе йомгаклау коллегиясендә шулай дип белдергән.

 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International