ЯҢАЛЫКЛАР


26
декабрь, 2018 ел
чәршәмбе

Район үзәк хастаханәсенең балалар бүлегендә уен бүлмәсе ачылу Яңа ел бәйрәме алдыннан балаларга менә дигән бүләк булды.


25
декабрь, 2018 ел
сишәмбе

Бүген Казан Кремлендә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов республиканың сәләтле балалары белән очрашып, аларны Яңа ел белән тәбрик итте.


24
декабрь, 2018 ел
дүшәмбе

Байлар Сабасында атказанган спорт остасы Наил Хәмидуллин истәлегенә уздырылган көрәш бәйгесендә тренер Альфред Сабирҗанов җитәкчелегендә безнең район көрәшчеләре дә катнашты.

Бүгеннән, ягъни 24 декабрьдән, укучыларның кышкы каникулы башланды.

2019 елның 1 январеннан эшләмәүче пенсионерларның иминият пенсиясе уртача 1 мең сумга арта. Пенсияне арттыру еллык индексация механизмы ярдәмендә башкарыла. 

Бүген Исәнбайда гомер кичерүче Рәйсә әби Тютиевага 95 яшь тулды. Авылның иң өлкән кешесен бәйрәм белән район башлыгы урынбасары Ришат Нурисламов, авыл җирлеге башлыгы Фәнил Сираев, аның урынбасары Роза Ханнанова тәбрикләделәр.

Татарстан Республикасы буенча Росреестр Идарәсе 2018 елда 67 меңнән артык электрон гариза эшкәрткән инде.
 

Кыш фасылы - иң матуры. Тышта - бураннары, салкыннары белән яңа 2019 нчы ел якынлаша. Яңа ел алдыннан, һәр елдагы кебек үк быел да Шаршады авыл җирлеге территориясендә кардан фигуралар ясау оештырылды.

Үтәгәндә яшәүче Фаягөл апа Зарипова 90 яшьлек юбилее уңаеннан котлаулар кабул итте.

Бүген Әгерҗенең “Яшьлек“ паркында яңа елга әзерлек эшләре башкарылды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International