Валерий Макаров җитәкчелегендә авыл җирлекләре башлыклары белән киңәшмә булды.
Суд приставларының район бүлеге салым инспекциясе бинасының 1нче катына күченде.
Әгерҗе районындагы балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын саклау комиссиясенең чираттагы утырышы Красный бордагы “Наз“ приюты базасында узды.
“Әгерҗедә түләүле офтальмолог кабинеты эшли башлаган дип ишеткән идем. Кайда урнашкан, ничек эшли икән ул?“
Әгерҗенең олы базарында ярминкә узды.
Бу көннәрдә бик күпләр, Урман утырту атналыгына кушылып, шәһәребезне яшелләндерүгә үзләреннән зур өлеш кертәләр.
Өлкәннәр ункөнлеге кысаларында районыбыз җитәкчеләре, төрле районнарда урнашкан Картлар йортларында булып, якташларыбызның хәлен белеп кайтуны матур традициягә керттеләр.
Девәтернә Мәдәният йортында Фәнис Арсланов җитәкчелегендәге “Картаямыни соң йөрәк?“ халык театры, К.Тинчуринның “Сүнгән йолдызлар“ драмасы белән “Идел-йорт“ фестивалендә катнашып, финалга үттеләр.
Өлкәннәр декадасы кысаларында район башлыгы урынбасары Ришат Нурисламов һәм халыкны социаль яклау бүлеге җитәкчесе Альмира Зарипова Мөслим картлар йортына Людмила Махневаның хәлен белергә бардылар. Алар Әгерҗедә туып-үскән якташыбызга туган як сәламнәрен җиткереп, күчтәнәчләр тапшырдылар.
– Өлкәннәр көне уңаеннан күп кенә яшьтәшләребез котлаулар кабул иттеләр. Ни кызганыч, безне генә искә алучы булмады. Без дигәнем – Яңа Акхуҗа, Мукшур, Яңавылда яшәүче, кырыгар ел фельдшер булып эшләгән медицина ветераннары. Әле ярый, Тәбәрле авылы клубына бәйрәмгә җыйдылар. Концерт оештырдык, чәй табыны әзерләдек, төрле уеннарда катнаштык. Унбишләп өлкән җыелган идек. Авыл җирлеге башлыгы Мирзалиф Харасов безгә иң җылы теләкләрен җиткерде.