1 февральдә 12 сәгатьтә РФ Дәүләт Думасы депутаты Әлфия Когогина район хакимияте бинасында халыкны кабул итә. Алдан язылу өчен телефоннар – 24255, 21659.
Иртәгә, 31 январьда, Красный борда узачак гражданнар җыенында ТР Дәүләт Советы депутаты Альберт Хәбибуллинның да катнашуы көтелә.
4нче мәктәптә татар теле ункөнлеге кысаларында “Татар халык ашлары“ ярминкәсе уздырдык. Укучылар бу бәйрәмне ел саен көтеп алалар һәм зур активлык күрсәтәләр.
Наҗарда яшәүче УСМАНОВлар гаиләсе яшәгән йортка килеп кергәч, үзебезне искиткеч кунакчыл, җылы, кояшлы Үзбәкстан илендә кебек хис иттек.
Салагыш авыл җирлегендә узган җыенда район башлыгы Валерий Макаров, район оешма-предприятие җитәкчеләре катнашты.
Кичкетаң, Барҗы-Умга, Барҗы-Пельга, Балтач авылларын үз канаты астына алган, халык телендә “Әгерҗе капкасы“ дип йөртелүче Кичкетаң җирлеге, гомер-гомергә башкаларга матур эшләре белән үрнәк булып, тырыш халкы белән дан казанып яши.
Районда беренче тапкыр балалар бакчасында эшләүче белгечләр арасында “Ел белгече“ бәйгесе уздырылды.
20 гыйнвар көнне Кодаш авыл җирлегендә авыл җирлеге башлыгының 2016 ел өчен отчеты булып узды. Җыелышта район Башлыгы урынбасары Нурисламов Ришат Тимер улы, азык- төлек идарәсе җитәкчесе Гатауллин Дилюс Гаскәр улыкатнаштылар. Район җитәкчеләре авыл халкын борчыган сорауларга җавап бирделәр.
Ике көн дәвамында район Мәдәният сараенда “Созвездие–Йолдызлык“ республика телевизион эстрада сәнгате фестиваленең муниципаль этабы узды.