4 ноябрь 14 сәгатькә Девәтернә авылының сәхнә осталары район Мәдәният сараена “Мәхәббәт күпере“ концертына чакыралар. Керү – ирекле.
Җәмәгать, моңа кадәр район тарихында булмаган очрашу көтә сезне. 21 ноябрьдә Әгерҗегә танылган эстрада артисты, язучы-юморист, телевизион тапшырулар алып баручы , РСФСРның халык артисты Евгений ПЕТРОСЯН килә.
3 ноябрьдә сәгать 10да Кадыбаш мәктәбендә яшүсмерләр арасында район буенча көрәш бәйгесе була. Яшь көрәшчеләр өчен җан атарга килегез, тугызбуйлылар!
Бу көннәрдә Әгерҗенең 9нчы балалар бакчасында “Көзге муллык“ дип аталган гаҗәеп күргәзмә эшли. Андагы экспонатларны бакчага йөрүче нәниләр һәм аларның әти-әниләре бергәләп тудырганнар. Көзге нигъмәтләрдән ясалган күргәзмә балаларның үзләренә дә бик ошый.
Бүген 9 сыйныфтан 357 укучы математикадан сынау рәвешендә мәҗбүри дәүләт имтиханы, 11 сыйныфтан да 100 укучы математикадан бердәм дәүләт имтиханы тапшырды.
Сугыш тәмамланганга 70 елдан артык вакыт узса да, фашистларны җиңүгә тылда зур өлеш керткән күпләр әле һаман пәрдә артында калып килде. Ниһаять, әкренләп аларны да барлый башладылар. 1941-42 елларның иң салкын кышында, температура иллегә кадәр төшкән айларда Казан тирәсендә окоп казыган, саклану корылмаларын төзегән татарстанлыларны эзлиләр. Әгерҗе районыннан да “Казан каймасы“н (“Казанский обвод“) төзүдә туксанлап якташыбыз катнашкан.
Һәр авылның йөзен булдыруда аның тарихы, гореф-гадәтләре, халкының кәсеп-шөгыльләре һәм авылда яшәүче шәхесләре зур роль уйный. Сүзем – Девәтернәнең якты йөзен булдыруда зур урын алып торган мөгаллимнәр гаиләсе – Камил-Галия МОРАТОВлар турында.
“Туган авылым Иске Эсләктә 4 сыйныфны тәмамлаганнан соң Үтәгән мәктәбенә җидееллык мәктәпкә йөреп укый башладык. Ул чакта параллель сыйныфларда 96 бала идек. Шул яшьтәшләремнең өчесе генә исән калды инде“, – ди 90 яшенә килеп җиткән Фәүзия әби ХӘМИДУЛЛИНА.
Бу атнада авыл халкы шәһәр халкын янә ярминкәгә чакыра: шимбә көнне, 5 ноябрьдә, район Мәдәният сарае каршындагы мәйданда көзге ярминкә узачак. Биредә һәркем күңеленә хуш килгән авылда җитештерелгән нигъмәтне сатып ала алачак. Иртәнге сәгатьләрдә үк ярминкәгә рәхим итегез, әгерҗелеләр.
Район башлыгы урынбасары Ришат Нурисламов Әгерҗедә гомер кичерүче Гөлсем апа Аптекованы 90 яшьлек юбилее белән котлап, район башлыгы Валерий Макаров исеменнән күчтәнәч һәм котлау открыткасы тапшырды, Россия Президенты Владимир Путинның тәбрикләвен җиткерде.