ЯҢАЛЫКЛАР


1
ноябрь, 2016 ел
сишәмбе

Әгерҗенең Үзәк китапханәсендә арабыздан киткән иҗат әһелләрен искә алу кичәсе узды. “Сезне сагынып җырларлар“ дип аталган кичәдә Наил Нәбиуллин, Мәсгуть Исхаков, Әнвәр Закиров, Әнисә Кәримова, әле шушы көннәрдә генә бакыйлыкка күчкән Чыңгыз ага Мусинны каләмдәшләре иҗатлары аша искә алдылар. Кичәдә әлеге иҗат әһелләренең шигырьләренә язылган җырлар да яңгырады.

Чыңгыз абый вафат... Соңгы атналарда каты авырып ятса да, күңел аның бик тә савыгып, безне иҗаты белән сөендереп яшәвен, Татарстан китап нәшриятына тапшырган чираттагы шигырьләр җыентыгын, “Мәйдан“ журналының аның иҗатына багышланган чираттагы санын кулына алуын  тели иде... 

Әгерҗенең  “Нур” мәчетендә мөселманнар арасында районкүләм Коръән уку бәйгесе һәм 10-15 яшькә кадәр балалар арасында Әхмәтһади Максудиның “Гыйбадәте Исламия” китабын белү буенча викторина узды. Әгерҗе, Иж-Бубый, Көчек, Кырынды, Ямурза, Тирсә  һәм Исәнбай авылларыннан имамнар үзләренең шәкертләрен алып килгәннәр иде.

ЗАГС бүлегенең телефон номеры үзгәрде. Сорауларыгыз булса, 26135 номерына шалтырата аласыз.

 

Быел ТР Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталына Әгерҗе районында законсыз рәвештә алкогольле эчемлек һәм составында спирт булган сыекча сатуга кагылышлы дүрт  мәгълүмат юлланган.


31
октябрь, 2016 ел
дүшәмбе

Татарстанда “Минем яраткан балалар табибым“ исемле премия өчен тавыш бирү башланды.

Бу көннәрдә район башлыгы Валерий МАКАРОВ – Австриядә эшлекле сәфәрдә.

Фән ничек кенә алга китмәсен, гриппны җиңү өчен чара әле уйлап табылмаган. Бөтендөнья сәламәтлек саклау белгечләре әйтүенчә, грипптан саклану өчен иң үтемле чара – вакцинация.

 

“Минем ике матурым бар. Хатыным Земфирага гомерем буе яратып шулай дип дәшәм, хәтта телефоныма да ул “матурым“ дип язылган. Тимер атым да “матурым“ минем, – ди күп еллар ТР буенча Роспотребнадзорның Әгерҗедәге бүлегендә шофер булып эшләүче Хикмәтулла ЗИННӘТУЛЛИН. 

 

Кодашта гомер кичерүче хезмәт ветераны Мансур СИТДЫЙКОВ авылдашларына гына түгел, тирә-якта яшәүчеләргә дә бик тә пөхтә, төгәл шофер буларак яхшы таныш. 

 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International