Озакка сузылган эссе көннәр нәтиҗәсендә урманнарда янгын чыгу куркынычы тагын да артты. Әгерҗе урман хуҗалыгы урманнарга чыгучы райондашларны, кунакларны аеруча сак булырга, урманнарда янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен төгәл үтәргә чакыра.
ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан оештырылган эксперт комиссия бу көннәрдә республика мәктәпләренең яңа уку елына әзерлеген тикшерә. Әгерҗе районыннан Кичкетаң урта мәктәбе һәм Сарсак-Омга лицее да әлеге тикшерүгә эләкте.
Әгерҗедә гап-гади гаиләдә туып-үскән бу егеткә 2нче шәһәр мәктәбендә укыганда ук укытучылары зур өметләр баглыйлар иде. Бик башлы малай, зур кеше чыгар моннан дигәннәрен ишеткән булды. Марат СИТДЫЙКОВ, бу өметне аклап, хәзер Питерны яулый.
Район кулланучылар җәмгыяте системасында кырык елга якын сатучы булып эшләүче Зәйтүнә НУРИМАНОВАны Татарстан потребкооперациясенең йөз еллык юбилей тантанасында Президентыбыз Рөстәм Миңнеханов “Татарстан Республикасының атказанган халыкка хезмәт күрсәтү өлкәсе хезмәткәре“ исеме бирелү белән котлады.
Бу көннәрдә базар-кибетләрдә әти-әниләр, укучылар мәктәп кирәк-яраклары сайлау белән мәшгуль. Һәр баланың да беренче уку көнендә мәктәпкә матур итеп киенеп, яңа букчасын тотып барасы килә.
15 августта Әгерҗедә “Яшьлек“ ял паркында коляскалар парады була. Бәйрәмнең вакыты турында соңрак хәбәр итәрбез. Безнең сайтны карап барыгыз.
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов бу көннәрдә республика районнары буйлап эшлекле сәфәргә чыкты. 11 августта ул Әгерҗе районына килер дип көтелә иде. Президентның эшлекле сәфәре 15 августка күчерелде.
12 августта сәгать 4тә “Кировское“ ТОСы Киров урамы 6нчы йорт янында туган көнен бәйрәм итә. Әлеге ТОС оешуга ике ел тула.
3 сентябрьдән көзге-кышкы ау сезоны ачыла.
Узган ялларда Әгерҗедә берьюлы ике юбилей билгеләп үтелде: шәһәргә нигез салынуның 370 еллыгы һәм Тимерьюлчылар көнен билгеләп үтә башлауның 120 еллыгы.