Россия Иҗтимагый палатасы базасында балаларның җәйге ялын оештыруда хокук бозу очракларына юл куймау максатыннан "кайнар линия" эшли башлады.
Июль – җәйнең иң матур вакыты. Гүзәллекнең басу-кырларга, аланнарга күчкән мәле бу. Аллы-гөлле чәчәкләр арасында күбәләкләр бөтерелә, авыл агайлары печән әзерләү белән мәш килә, ә уңган ханымнар бу вакытта яулыкларын артка чөеп бәйләп, кулларына бизәкле чиләкләрен тотып җиләк җыялар.
Быел “Көмеш каләм” район иҗат бәйгесендә җиңгән егеткә укытучысы Наилә Харисова үзен республика бәйгесендә сынап карарга тәкъдим иткәч, башта икеләнеп кала. Шулай да интернет аша берничә язмасын, презентациясен юллап карарга булалар.
- Әлеге бәйрәмнең тарихы еракларга барып тоташа. Изге Петр һәм Феврониянең рухи бергәлеге, кайгыртучанлыгы хакында риваятьләр йөри. Элек-электән гаилә җәмгыятьнең нигезе, әхлаклылык, мәхәббәт, ихтирам, тугрылык, алдагы көнгә ышаныч чыганагы булып торды. Бала гаиләдә тәрбияләнгәндә әти-әнисенең мәхәббәтен тоя. Гаилә – аралашу һәм мәхәббәт мәктәбе генә түгел, тормыш мәктәбе дә. Гаиләне саклау – шушы кыйммәтләрне саклау ул.
Соңгы көннәрдә районыбыз янгын сүндерүчеләренә бик тә киеренке шартларда эшләргә туры килде.
Июльнең беренче атнасы юбилярларга бай булды. Аларның һәркайсы катлаулы һәм мактаулы тормыш юлы үтеп, ил-көнгә лаеклы ул-кызлар үстергән. Өлкәннәребезне туган көннәре белән район башлыгы Валерий Макаров, район Советы аппараты җитәкчесе Резидә Закирова, авыл җирлекләре башлыклары котлап, изге теләкләрен җиткерделәр, бүләкләр тапшырдылар.
Соңгы арада еш кына социаль хезмәтләр җыелмасы турында ишетергә туры килә. Ул кемнәргә тиеш соң?
Татарстанда өлкән яшьтәге кешеләрне опекага алуны оештырмакчылар. Әлеге уңайдан Татарстанның Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы “Өлкән кешене тәрбиягә алган гаилә” дигән яңа пилот проекты әзерләп, аны Татарстан хөкүмәтенә җибәргән.
9 июльдә Удмуртиянең Тауҗамал авылында Сабан туе узачак.