Узган ялларда Россиядә түрәләрдән алып балалар бакчасына йөрүче нәниләргә кадәр йөгерү юлларына чыкты. Безнең районда да быелгы “Милләтләр кроссы“нда 1500 кеше катнашты.
Безнең районда да Татарстан Республикасы рус милли-мәдәни берлегенең вәкиллеге булачак. Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Римма Гыйльметдинова җитәкчелегендә узган очрашуда сүз шул хакта барды.
Балаларга белем бирү-савыктыру үзәгенең өстәмә белем бирү педагогы, Исәнбай һәм Кадыбаш мәктәпләрендә көрәш түгәрәген җитәкләүче Рәшит САДЫЙКОВ Татарстан Республикасы Спорт һәм туризм министрлыгының “Физик культура һәм спорт отличнигы“ күкрәк билгесе белән бүләкләнде. “55 яшьлек юбилеем алдыннан хезмәтемне хөрмәтләп бирелгән иң олы бүләк ул“, – ди Рәшит Хәбибрахман улы сөенече белән уртаклашып.
“Әгерҗе нефть продуктлары“ предприятиесе базасында янгыннан саклау ирекле отрядларының сугышчан әзерлеген тикшерү бәйгесе булды.
Район үзәгенә иң ерак урнашкан Кадыбаш һәм Бима авылларында эшләүче полициянең участок вәкилләренә быел республика программасы кысаларында модульле йорт төзү планга кертелгән иде. Кадыбаштагы йорт төзелеше ахырына якынлаша.
21 сентябрьгә кадәр тирә-юнебезне санитар чистарту буенча “Бергә эшлик!“
Узган атнада Әгерҗегә Татарстан Эчке эшләр министрлыгы башлыгы Артем Хохорин һәм ТР Дәүләт Советы депутаты Рафил Ногоманов килделәр.
20 сентябрьдә “Имәнлек“ ял зонасында “Милләтләр кроссы“ үтәчәк.
Тугыз ел “Имәнлек“ ял зонасында хезмәт коллективлары арасында узучы туристик слет быел да спорт яратучы сигез команданы җыйды. Биш тапкыр район үзәк хастаханәсе, берәр тапкыр газ-эксплуатация хезмәте, район эчке эшләр бүлеге җиңү яулаган слетта менә инде ике ел рәттән “Ак Барс–Әгерҗе“ агрофирмасы командасы беренчелекне үз кулында тота.
Хәзер халыкны кызыктырып торучы „Быстрые деньги” дигән белдерүләрне еш очратырга була. Анда эш урыныннан белешмә дә, поручитель дә кирәк булмагач, күпләр шуңа кызыгалар һәм бик тиз, мәшәкатьсез генә бурычка акча алып торуны отышлы юл дип саныйлар. Чынлыкта, бер дә алай түгел.