Ямьле көзгә аяк басканда һәр елны оешма-предприятиеләр арасында уздырылучы туристик слет 14 сентябрьдә “Имәнлек” ял зонасына иң җитез, өлгер хезмәт коллективларын җыячак.
Өч айдан артык тилмергәннән соң, ниһаять, Әгерҗе халкы фатирларына шушы көннәрдә кайнар су киләчәк.
Республика көне алдыннан ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов муниципаль берәмлекләр арасында уздырылган республика смотр-бәйгесе җиңүчеләренә Казанда “Нива” автомобиле ачкычлары тапшырды. Әлеге олы бүләккә безнең районнан Кадыбаш һәм Шаршады авыл җирлекләре дә лаек булдылар.
Әгерҗе халкының мондый бәйрәм күргәне юк иде әле. “Имәнлек” ял зонасында беренче тапкыр “Әгерҗе аккорды” дигән гитара фестивале булды.
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм “Ак Барс” Банк җәмгыяте идарәсе рәисе Роберт Миңнегалиев быел да мәктәп бусагасын тәүге тапкыр атлап кергән малай-кызларны китаплар бүләк итеп сөендерделәр. Безнең районда 1 сыйныфка кергән 279 укучы да әлеге матур бизәлешле, эчтәлекле китаплар белән бүләкләнделәр.
Быелгы Белем көнендә районыбызда 279 нәни укучы мәктәп бусагасын тәүге тапкыр атлап керде. Көчек мәктәбе укучылары өчен яңа уку елының беренче көне аеруча истәлекле булды.