ЯҢАЛЫКЛАР


12
октябрь, 2012 ел
җомга

“Тизрәк мегаферма төзелеп бетсен дә, бу малкайларны шунда күчерсеннәр иде”, – дигән уй баштан китмәде Варкләд-Бодьядан ерак түгел урында урнашкан кардалардагы  чит ил таналарын карап йөргәндә.

“Май чүлмәге тышыннан билгеле” дигәндәй, авылга керү юлында ук урнашкан “Наҗар” җәмгыяте амбары биредә чисталык, тәртип хакимлек итүен раслап, игътибарны ерактан ук җәлеп итә. 

30 елга якын вакыт узгач комбайн штурвалын кабат кулына алган “Тирсә-транс” бүлекчәсе комбайнчысы Фәнзир ФӘТХУЛЛИН урып-җыю нәтиҗәләре буенча I урынга чыкты. Ул “Нью Холланд” комбайнында 1927 тонна ашлык суктырды.

Авыл кешесе җәйге челләдә дә, көзге пычракта да, кышкы буранда да иртә таңнан кичкә кадәр кырларда, фермаларда һәм шәхси хуҗалыгындагы мал тулы абзарында алны-ялны белми эшләмәсә, кала халкы ничек яшәр һәм нәрсә ашар иде икән?


10
октябрь, 2012 ел
чәршәмбе

Өлкәннәр ункөнлегендә Пенсия фонды идарәсе, “Пенсионерлар союзы” бүлекчәсе,  спорт һәм туризм бүлеге белән берлектә өлкән буын вәкилләре арасында шахмат-шашка турниры уздырды.

“Җитәкчебез Валерий Макаров Өлкәннәр көне уңаеннан “Хәсән” мәчетендә уздырылган бәйрәм чарасында “зиратта көзге өмәләр оештырычакбыз” дигән иде, вәгъдәсендә торды. Узган атнаның чәршәмбесендә шәһәр оешмаларыннан 60лап кеше көне буе зиратыбызны тәртипкә китерүдә эшләделәр”,– дип, өмәне оештыручыларга, анда катнашучыларга рәхмәт укый татар зираты каравылчысы Илдус Гыйләҗетдинов.

Узган җомгада РФ Дәүләт Думасы депутаты Тимур Акулов Әгерҗегә килде. Иң элек ул шәһәр белән танышты. Укытучылар көненә багышланган тантанада мәгариф мәгариф хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән котлады. Аннан район хакимиятендә халыкны кабул итте.

Быелдан башлап Татарстан авылларына кимендә биш ел эшкә кайтырга теләк белдергән яшь табибларга бер миллион бер йөз мең сум акча бирелә. “Земство табибы” программасына кушылып Әгерҗе районында эшләргә теләк белдергән биш ак халат иясенә шундый бәхет елмайды. Шуларныңч берсе – Тирсә амбулаториясе табиб–офтальмологы Азалия КАСЫЙМОВА.

“Мин үз һөнәрем белән горурланам”... Укытучылар көне уңаеннан район Мәдәният сараенда уздырылган бәйрәм тантанасы гади укытучының шушы сүзләре белән башланып китте. Бәйрәм барышында бу сүзләрнең  хаклыгына кат-кат инанырга мөмкин булды.
Узган якшәмбедә “Локомотив” стадионында футбол буенча ТР чемпионатының үзәк матчы булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International