Тирсә спорт комплексында “Ак Барс–Әгерҗе” агрофирмасы призларына узачак көрәш бәйгесенә көрәшчеләр күтәренке кәеф һәм җиңү теләге белән килделәр. Чөнки райондагы милли татар-башкорт көрәш федерациясе рәисе, агрофирма директоры Илгиз Салиховның бүләкләрне бәйгеләргә саллы әзерләве аларга тагын да дәрт өстәде.
2нче шәһәр мәктәбендә 113 укучы кадетлар сафына басты. Бу атнада аларны кадетларга багышлау тантанасы булды.
1 октябрьдән гражданнарны хәрби хезмәткә чакыру башланды. Көзге чакырылыш 31 декабрьгә кадәр дәвам итә. Хәрби хезмәткә чакырылучы егетләр өчен районда үткәрелә торган чараларга чакырып 200 яшүсмергә чакыру кәгазе җибәрелде. Аларның 44е көзге чакырылышта солдат киеме киячәк.
Татарстанда яшәүчеләр сентябрь аенда торак-коммуналь хезмәтләр өчен инфоматлар һәм ТР дәүләт хезмәтләре күрсәтү порталы (uslugi.tatarstan.ru) ярдәмендә барлыгы чама белән 13 миллион сум түләгән.
21 октябрьдә юл хуҗалыгы хезмәтчәннәре һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтәләр. Безнең район юлларының торышы өчен “Брус” җәмгыяте филиалы җаваплы.
Әгерҗедә яшәүче Мәкгенә ГӘРӘЕВА Ижауның Тимерьюлчылар мәдәният сараенда узган чәк-чәк бәйрәмендә җиңү яулады һәм кыйммәтле бүләкләргә лаек булды. Бәйгедә аның аллы-гөлле чәчәкләр белән бизәлгән телне йотардай тәмле чәк-чәгенә тиңнәр юк иде.
Бүгенге көндә 350ләп район эшмәкәренең Пенсия фонды идарәсенә 3 млн 895 мең сум бурычы бар.
Әгерҗедәге “Алтын ачкыч” 1нче балалар бакчасы, бер ай ярымлык тәнәфестән соң, 180 сабый өчен янәдән ишекләрен ачты. Район башкарма комитеты җитәкчесе Валерий Макаров ремонттан соң бакча белән танышып чыкты.
“Ходай насыйп итсә, киләсе елга район халкын карп балыгы белән тәэмин итәчәкбез. Чөгә (стерлядь), форель башка затлы балыклар үрчетү теләге дә бар”, – ди Иске Эсләк авылы янында буа ясап балык үрчетүгә алынган эшмәкәр Рамил КАМАЛОВ.
Район башкарма комитеты җитәкчесе Валерий Макаров үзәк хастаханә артында ылыслы агачлар үсә торган саф һавалы урманда, Чаллы шәһәре үрнәгендә, төзекләндерелгән трасса, ягъни ял итү зонасы ясау турында инициатива белән чыкты.