Әгерҗе районында җиде йөзгә якын кеше “Татарча диктант” акциясенә кушылды

2019 елның 21 октябре, дүшәмбе

Әгерҗе районында яшәүче милләттәшләребез дә бөтен дөнья күләмендә узган “Татарча диктант” акциясенә кушылды.

Аны районда 17 пунктта 700гә якын кеше язды. Диктантны төп язу пункты итеп район үзәк китапханәсе алынды. Шулай ук район мәгариф идарәсе, мәктәпләргә дә диктант язарга теләк белдерүчеләр күпләп килделәр.

Әгерҗенең барлык мәктәпләрендә әти-әниләр, укытучылар, укучылар парта артына утырдылар. 

- Узган ел да әлеге акциядә катнашкан идем. Быел да көтеп алдым, - диде 2нче мәктәптән татар теле укытучысы Гөлгенә Фәтхуллина. 

 

- Гомер буе укытучы булып эшләгәч укучыларның белемнәрен тикшерәбез. Бүген үзебез дә – укучы ролендә, - диде 3нче мәктәкптән Венера Ишмөхәммәтова.  

Үзәк китапханәдә дә акциягә кушылырга теләк белдерүчеләр күп булды. Район хакимияте, журналистлар, вакытлы матбугат ветераннары, китапханәчеләр, китап укучылар, “Яшьләр үзәге” парламенты әгъзалары – барлыгы 150гә якын кеше диктант язды. 

- Яраткан шагыйребез Роберт Миңнуллинның “Мин кулыма китап алам” әсәреннән өзек яздык. Текст авыр булмады. Мин әлеге акциянең дәвамлы булуын телим, - диде матбугат ветераны Рәмзия Зарипова.  

- Киләсе елга да әлеге акциягә кушылучылар саны күп булыр дип өметләнәбез. “Татарча диктант” акциясе телебезне саклап калуда, аны үсеп килүче буынга тапшыруда зур роль уйный, - диде район мәдәният бүлеге җитәкчесе,әлеге акцияне районда оештыру өчен җаваплы Марс Гатауллин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International