.jpg)
Ә 16 нчы апрель көнне районыбызның Кичкетаң мәдәният йорты халык театры Чаллы шәһәрендә үткәрелгән «Идел йорты» XII Республика фестиваленең зона турында Данил Салиховның “Туй күлмәгем – соңгы бүләгем” исемле драмасын сәхнәштереп 1 дәрәҗә дипломына лаек булды.
Фәхри ролен башкарган Риф Гайнуллин “Иң яхшы ир-ат роле номинациясендә, Миләүшә ролен башкарган Әлфинә Тухватова, Лилия ролен башкарган Әнүзә Абдалова “Иӊ яхшы хатын – кыз роле” номинацияләрендә җиңү яулап диплом һәм истәлек бүләкләренә лаек булдылар.
Сәрия ролен башкарган Раушания, Дамир ролен башкарган Рашад Ногмановларның, Сатира ролен башкарган Әлфинә Латыйпованың, тикшерүче ханым ролен башкарган Рамилә Хикматуллинаның үз рольләрен оста башкаруларын да Чаллы тамашачысы җылы каршы алды.