Мәдәният йорты фойесында XVII гасырда барлыкка килгән Красный бор тарихының языла башлавыннан алып бүгенге көнгә кадәр бай мәгълүмат урнаштырылган иде.
Тарихи документлар, истәлекләр, Бөек Ватан сугышы чоры, хәзерге авыл тормышы – Красный борның үткәне, бүгенгесе, киләчәге турында бәян итте. Борынгы өй күренеше, эш кораллары да бар иде. ТАССРның 100 еллыгына багышлап балалар арасында рәсем бәйгесе дә оештырган булганнар. Әлеге эшләр белән дә күргәзмәдә танышырга мөмкин булды.
Җыенда катнашкан район башлыгы Валерий Макаров, ТР Дәүләт Советы депутаты Айрат Зарипов күргәзмәне оештыручыларга олы рәхмәтләрен җиткерделәр.