Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Агрызский муниципальный район
рус
тат
Сорау бирү
Район һәм шәһәр турында
Татарстан Республикасы Әгерҗе муниципаль районы Башлыгы
Идарә органнары
Авыл җирлекләре
"Әгерҗе шәһәре" муниципаль берәмлеге
Әгерҗе районы символлары
Бәйрәмнәр
Инвестиционный паспорт Агрызского муниципального района
Район тормышы
Кадрлар сәясәте
Сайтныӊ картасы
Муниципаль контроль
Коммерциянеке булмаган оешмалар
Хокук саклау органнары
Коррупциягә каршы эшчәнлек
Экономика и показатели района
Социаль өлкә
Кулланучыларның хокукларын яклау
Төбәк сайлау комиссиясе
Тематик бүлекләр
Документлар
Татарстан Республикасы Конституциясе
Статуслы документлар
Сессия карарлары
Район Башлыгы карарлары һәм боерыклары
Район Башкарма комитеты карарлары һәм боерыклары
Әгерҗе шәһәре муниципаль берәмлеге Башлыгы карарлары һәм боерыклары
Әгерҗе шәһәре муниципаль берәмлеге Башкарма комитеты карарлары һәм боерыклары
Халык тыңлаулары
Планнар һәм программалар
Матбугат үзәге
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Гражданнар мөрәҗәгатьләре
Дәүләт һәм муниципаль хезмәт күрсәтү
Муниципаль районнар
Әгерҗе муниципаль районы
Чын хезмәт кешеләре
2012 елның 28 ноябре, чәршәмбе
“Мин бу гаилә турында фәкать үз көчләре белән тырышып-тырмашып көн күрүче чын хезмәт кешеләре дип горурланып әйтәм һәм башкаларга үрнәк итеп куям”, – ди Иске Эсләк авыл җирлеге башлыгы Галимҗан Муллахмәтов, авылдашлары Йосыф–Асия КӘРИМОВЛАРны мактап.
Язмыш бу гаиләне туган яклары – Әзәрбайжаннан аерып безнең төбәккә алып килсә дә, алар биредә югалып калмый. 80нче елларда эшкә килгән Йосыф абый башта авылларда шабашкада йөри, Минзәлә училищесында осеменаторлыкка укый. 90нчы еллар ахырында Асия апа да балалары Илкен, Элчен, Эльмира белән ире янына күченә. Ирле-хатынлы Кәримовлар дистә елдан артык фермада эшлиләр. Асия апа бозаулар карый, ә Йосыф абый осеменатор була. Әкренләп, кош-корт үрчетә башлыйлар, малларның баш санын арттыралар. Хуҗалыкларында бүген 5 баш сыер, аларның бозаулары, 6шар центнерлы 10 баш үгез, тана, сарыклар бар. Кош-кортларның күплегенә дә хәйран калырдай.
...Алгы бакчада ук каңгылдашып казлар каршы алды безне. Хуҗалар әйткәнчә, күп калмаганнар инде, 50 баш кына. 50сен суеп сатканнар инде. “Казның түшкәсен генә түгел, эчен-башын да алып бетерәләр. Хәтта маена чират торалар”, – ди Асия апа. Каз мамыгы да әрәм булмый. Әле без киләсе көнне генә 4 мендәр ясап саткан хуҗабикә. Казларга карагач, сөбханаллаһ дип куясың. 6шар килолылары да бар хәтта. Бу йорт кошларын үстерү серләре белән дә уртаклашты хуҗабикә. Май башында алган казларга башта кычыткан, әрекмән кебек витаминлы үләннәр чабып бирәләр икән. Ә аннан соң өйләреннән ерак түгел елгада үсәләр казлары. Ә кич кайтуларына аларны бодай белән кушып пешерелгән бәрәңге көтә. Ноябрь башыннан каз сую эшенә керешкәннәр. Асия апа: “Көнгә 5-6 каз йолкыйм”, – ди. Аңа ярдәмгә мәрхәмәтле күршесе Мөнзилә апа Камалиева да керә икән.
Күркәләрен күрсәгез әле... “Бу кошларның авырлыгы да 20 килога җитә хәтта”, – диләр сөенеп хуҗалар. Күркәләрнең дә баш саны быел 100гә җиткән. 3есе 30 бала чыгарганнан соң аның янына тагын 70не сатып алганнар. Әле көзгә кергәч бер күркәләре тагын 10 бала чыгарган. Кәримовлар аларын Яңа елга суярга исәплиләр.
Быел әле 70 бройлер, 20 үрдәк тә суйганнар алар. Үзләреннән артыгын саталар, әлбәттә. “Йорт кошларының түшкәләрен Сарапул, Ижаудагы даими клиентларыбыз алып китәләр, авылдашлар да бик рәхәтләнеп сатып алалар”, – диләр хуҗалар.
“Россельхозбанк”тан алган 300 мең сум кредитка лапасларын төзекләндергәннәр. Акча 3 баш сыер алырга да калган әле. 2010 елда Хөкүмәт сыер асраучыларга ярдәм йөзеннән компенсация биргәч, шул акчага саву аппараты алганнар.
“Бу кадәр кош-корт, мал-туар... Ничек барысына да җитешәсез?” дигән сорауга: “Безнең эшләр бүленгән. Иптәшем белән улыбыз Илкен – маллар арасында, мин – өйдә”, – ди бер минут та тик тормаучы Асия апа. Үз сыерларыныкын гына түгел, күршеләреннән сатып алган сөтләрне дә эшкәртә әле ул. Хуҗабикә ясаган сырларны Сарапулда бик яратып алалар икән. “10 литр сөттән 1 килодан артык сыр чыга”, – ди ул. Аны Бакудан кайтартылган махсус порошок кушып ясый Асия апа. Эремчек, май, каймак, сөт – барысын да сатып бетереп баралар. “Без – иртәнге 5тән аяк өстендә. Эш белән мавыгып көннең узганын да сизмибез. Урамга чыгып гайбәт тә сөйләп йөрмибез. Хөкүмәттән дә ярдәм көтеп ятмыйбыз. Хәзер бит тырышлар заманы. Алма пеш, авызыма төш дип ята торган вакытлар күптән үтте. Балаларыбыз да кечкенәдән эш сөеп үстеләр. Алган табышыбыз аларга да җитә, үзебезгә дә кала”, – диләр Кәримовлар.
Әзәрбайҗан хатыны Асия апа Иске Эсләктә яши башлагач, бик тәмле итеп чәк-чәк пешерергә дә өйрәнгән. “Татарларның милли ризыкларын бик яратабыз”, – ди ул. Үзләре дә татар телендә иркен аралашалар, хәтта татар газеталарын да укыйлар. Туган якларын да онытмыйлар. “Елга бер тапкыр Әзәрбайжанга кайтып килергә тырышабыз. Әти-әниләр исән булмаса да туганнарыбыз бар анда. Ә Россиянең төрле төбәкләрендә яшәүче апа-сеңелләр белән ешрак күрешергә тырышабыз”, – ди Йосыф абый.
Чит җирләрдән күчеп кайткан бу әзәрбайҗан гаиләсе – эш юк дип Хөкүмәтне сүгеп ятучыларга менә дигән үрнәк.
Миләүшә ЯГЪФӘРОВА.
Мәгълүмат чыганагы http://www.agryz-rt.ru
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
1
июнь, 2026 ел
Ваклап сатудагы бәяләр: кулланучыларның таләпләре, яңартулары һәм хокуклары
Бәяләрне дөрес маркировкалау-уңайлылык мәсьәләсе генә түгел, ә сатучының закон тарафыннан беркетелгән бурычы.
26
май, 2026 ел
2026 ел башыннан Татарстанда 60 меңгә якын гаилә ана капиталы акчасын балаларының белем алуына юнәлдергән
Сертификатның күләме индексацияләнде һәм беренче бала туган гаиләләр өчен ул 728 921,90 сум тәшкил итә.
1 июньнән ике һәм аннан да күбрәк бала тәрбияләүче татарстанлылар ике яки аннан да күбрәк бала үстерүче эшләүче ата-аналар өчен түләү рәсмиләштерә алачак.
Әлеге төр түләүне алуга 18 яшькә кадәрге (уку йортының көндезге бүлегендә укучылар 23 яшькә кадәр) ике һәм аннан да күбрәк бала тәрбияләүче эшләүче ата-ананың (шулай ук уллыкка алучыларның, опекуннар һәм попечительләрнең) икесенең дә хокуклары бар.
22
май, 2026 ел
Яңа буынның алыштыргысыз ярдәмчесе: робот - тәрәзә юучы!
Яз җитү белән һәр хуҗа хатын тәрәзәләрне ничек юарга икән дип уйлана.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз