Кырындыда яшәүче СӘЛИМГӘРӘЕВлар пиннекне унга якын үлән кушып бәйлиләр

2020 елның 21 июле, сишәмбе

Питрауга кадәр үлән шифасы – яфракта, Питраудан соң – тамырда, диләр. Әлеге сүзләрне истә тотып, осталар пиннекне керәшеннәрнең төп бәйрәменә кадәр һәм аннан соң бер атна эчендә әзерләргә тырышалар.

 

ПИННЕК ӘЗЕРЛӘҮНЕҢ ҮЗ ТӘРТИБЕ

Галинур–Галина Сәлимгәрәевлар гаиләсе дә бу көннәрдә кышлык пиннек әзерләү белән мәшгуль. Алар тәнгә – сихәт, җанга шифа бирүче мунча себеркесен гади генә итеп түгел, ә үләннәр кушып бәйлиләр.

 

Кырындыдан биш-алты чакрым тирәсендә заманында Петровская, Высокая гора, Чия, Красный яр, Лебедевка кебек авыллар булган. Кызганыч, алар вакыт узу белән юкка чыкканнар. Хәзер әлеге авыл урыннарын агачлар басып алган. Сәлимгәрәевлар үзләренә кышлык пиннекне нәкъ менә шул тирәләрдән һәм күрше Удмуртия урманнарыннан әзерлибез, диләр.

 

–     Анда мунча себеркесе өчен бар төрле агач – каен да, юкә дә, имән дә, төрле файдалы үләннәр дә үсә, – ди Галинур абый. 

 

–     Без пиннеккә иртәнге якта барырга гадәтләнгән, – дип сөйли Галина ханым. – Бу, дөрестән дә, шулай булырга тиеш. Аны чык кипкәч, кояш бик кыздырганчы яки төштән соң көн сүрелгәч җыю мөһим.

Пиннекне каен агачы ботакларының иң очындагы яфрагы башкалары зурлыгында булгач әзерләргә, ә бу июльнең 12ләреннән соң була, һәм ботакларны агачка зыян китерми генә сындырып алырга кирәклеген дә һәрчак истә тоталар.

 

Сәлимгәрәевлар җыеп алып кайткан агач ботакларын берәр сәгать ышык урында тотканнан соң гына бәйлиләр. Бу эшне ничек башкарганнарын үзебез дә күзәттек. Үзәккә юанрак ботакны куялар да, калганнарын тигез итеп җыялар. Һәр ботак якынча  50-60 сантиметр озынлыкта була. Сабаклардагы аскы яфракларны өзәләр. Пиннекнең сабы 15 сантиметр тирәсе юанлыкта булгач, пиннек әзер дигән үз. Шуннан соң йорт хуҗасы себеркене бау белән бәйли һәм тотарга уч табаны зурлыгында ара калдырып, сабын балта белән тигезләп чабып куя.

 

–     Пиннекне зур итеп бәйләргә ярамый. Ул суга салгач ике тапкыр авырая, – ди Галинур абый.

Ике пиннекне парлап бәйләгәннән соң ышык, җиләс урынга колгага элеп тә куйдылар осталар.

–     Пиннекләрне бер-берсенә терәтеп куярга ярамаганлыгын һәркем беләдер. Тыгыз итеп элгән очракта аның яфраклары төсен үзгәртә һәм күгәрергә дә мөмкин. Тигез кипсен өчен пиннекләрне һәрдаим әйләндереп торырга кирәк, – ди Галина ханым.

 

ЮКӘ, ИМӘН ПИННЕКЛӘРЕ

Витаминнарга бай каен себеркесе белән чабыну организмнан шлагларны чыгару, буыннар сызлавын басу, чәчләрне ныгыту, баштагы кавыкны бетерү өчен, астма чирле, бөерләре авырткан кешеләргә файдалы, диләр Сәлимгәрәевлар.

 

Әлеге төреннән тыш, сәламәтлекне ныгытучы, авыруларга сихәт булган имән, юкә себеркеләрен дә мулдан әзерлиләр алар.

 

–     Имән себеркесе тән тиресенә, кан басымын төшерү өчен файдалы дип укыганым бар. Нерв системасын тынычландыра һәм стресстан да котылырга ярдәм итә ул. Аны июнь ахырында әзерли башлап, август беткәнче җыярга мөмкин, – ди Галина.

 

Ә мунча себеркеләренең патшасы булган юкә пиннеген әзерләүнең иң кулай вакыты  чәчәк атканда икән. Сәлимгәрәевлар аны чәчәк ату белән бер атна эчендә әзерләп калырга тырышалар. Хуш ис таратучы пиннек баш авыртуына шифа, җәрәхәтләрне тиз төзәтә, сулыш юлы авырулары вакытында, салкын тигәндә файдалы, диләр.

 

ҮЛӘНЛЕ ПИННЕКЛӘРНЕ ЯРАТАБЫЗ

Каен, юкә пиннекләрен бер мунчада гына файдаланырга булса, имәннеке ике-өч мунчага җитә икән. Ә Сәлимгәрәевлар гади пиннекләр белән чабынуны тагын да файдалырак булганнары белән чиратлаштырырга яраталар. Болары – үләннәр кушылып ясалганнары.

 

Пиннеккә баргач алар төрле үләннәр – зәңгәр һәм сары мәтрүшкә, ромашка, әрем, бөтнек, меңьяфрак үләннәре дә җыялар. Аларны каен, имән, юкә ботаклары белән чиратлаштырып бәйлиләр.

 

–     Мунчага кергәч сез аның исен белсәгез... – дип сөйли Галина ханым. – Башлар әйләнә. Мин мунчага керергә ярты сәгать кала пиннекне пешерергә куям. Яфраклары коелмасын өчен башта салкын су белән коендырам, аннан кайнар суга тыгам. Юынганчы, пиннек суының бер өлешен өйгә алып кайтам. Мунчадан чыккач әлеге файдалы үлән суын эчеп сихәтләнәбез.

 

Үзләре дә, кызлары София һәм оныклары Линар да, кунакка кайткан туганнары да мунчада чабынырга бик яраталар Кырындыда яшәүче бу гаиләнең. Шуңа күрә пиннекне мул итеп, 80-100 пар әзерлиләр дә алар. 

 

Ххх

Сәлимгәрәевлар – районда үзмәшгуль булып теркәлгән гаилә дә. Алар бакчаларында үскән үзләреннән арткан бәрәңге, җиләк-җимеш сату белән дә шөгыльләнәләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International