«АгроНТИ-2020» Бөтенроссия конкурсы Авыл мәгариф учреждениеләренең 5-10 сыйныф укучылары арасында дүрт юнәлеш буенча үткәрелде: Агрокоптерлар, Агрохоталар, АгроКосмос, АгроМетео.
Бәйге февраль аеннан ноябрь уртасына кадәр барды.
Әгерҗе районын Исәнбай урта мәктәбе һәм Сарсак-Омга лицее укучылары тәкъдим итте. Гордеева Екатерина (8 сыйныф) һәм Гордеева Олеся (10 сыйныф) региональ этап җиңүчеләре булдылар һәм конкурсның финал этабында катнаштылар (җитәкчеләре :Олхаева Н. И.һәм Нәбиуллина и. ч.).
Исәнбай урта мәктәбенең 9 нчы сыйныф укучысы Ганиев Илнар төбәк этабында "Агрохоталар" номинациясендә җиңүче булды.
Исәнбай урта мәктәбенең 9 нчы сыйныф укучысы Ганиева Камилә шулай ук Әгерҗе районы данын яклады. Җитәкчесе-Сундукова Э. К.
Шушы көннәрдә Гордеева Олеся «Агронти-2020» Бөтенроссия конкурсының «АгроМетео»номинациясендә бронза призеры булды.
Гордеева Олесяны һәм аның фәнни җитәкчесе Олхаеваны финалда республиканың лаеклы чыгышы белән котлыйбыз!
Әлеге конкурста катнашкан әти-әниләргә аерым рәхмәт.