2021 ел Татарстан Республикасында Туган телләр һәм Халык бердәмлеге елы дип игълан ителде. Красный Бор урта мәктәбендә «милли чибәркәй»бәйгесе узды. Татарстан Республикасында яшәүче халыкларның милли мәдәниятләренең тирәнлеген җиткерү-конкурсның төп бурычы.
Атна буе балалар конкурска әзерләнделәр, ә бу көнне конкурсантлар укытучыларны һәм тамашачыларны төрле төстәге буяулар һәм жанрлар, җыр-биюләр, ашамлыклар һәм милли уеннар белән шаккатырдылар. Чарада катнашучылар тамашачыларны республикабыз территориясендә яшәүче төрле халыкларның мәдәнияте белән таныштырдылар.
5 нче сыйныф - рус халкы, 6 нчы сыйныф - чуаш, 7 нче сыйныф-татар халкы мәдәнияте белән таныштырды. Мари мәдәниятен 9 сыйныф, ә 10-11 сыйныф башкорт халкының мәдәнияте белән таныштырды. Конкурсантларны гадәти визиткадан алып иң яхшы кулинария конкурсына кадәр биш бирем көтте. Дөрес, чибәркәйләр милли ризыклар әзерләмәде, ә аларны әзер итеп чыгарды. Милли ризыкны шулай күз алдына китерү мөһим иде, тамашачылар «аж слюнки ага». Мөгаен, иң якты иҗади бәйге булгандыр, анда гүзәлләр тамашачылар белән мавыктыргыч уеннар оештырган.
Барлык конкурсантлар да милли мәдәниятләрнең үзенчәлекләрен бик яхшы күрсәттеләр, шуңа күрә җиңүчеләрне билгеләү объектив һәм компетентлы жюрига җиңел генә бирелмәде.
Бәйрәм бик күңелле, мавыктыргыч һәм бик тиз үтеп китте.
Юминова В. А.
рус теле һәм әдәбияты укытучысы